Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәле өлкәннәре: “Тормышыбыз яхшыра, рәхмәт дәүләтебезгә!”.- диләр
Ветераннарның район советы утырышына барлык җирлекләрдән дә вәкилләр чакырылган иде. Һәрвакыттагыча аларның уртага салып сөйләшә торган сүзләре, тәкьдимнәре һәм төпле фикерләре бар. Монысында да район тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында сүз алыштылар.
-
Татарстанның икътисад моделе-кризис шартларында тотрыклылык үрнәге
Илдәге икътисади кризис шартларында да Татарстан ныклылык һәм алгарышлы үсеш үрнәге булып тора. Белгәнегезчә, республиканың "Стратегия-2030" дип аталган һәм 2030 елга кадәр киләчәген күзаллаган үсеш программасы булдырылган иде. Һәм үзебездә эшләнгән "Чүпрәле районының 2030 елларга кадәр үсеш стратегиясе" дә республиканың шундый программасын тулыландыра, аның бер тармагы, алай гына да түгел,...
-
Район башлыгы Александр Шадриковның Корбан бәйрәме белән котлавы
Мөхтәрәм мөселман райондашларыбыз!
-
“Цильна”да чөгендер алуга керештеләр
Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар көзге культураларны чәчүгә керештеләр. Район буенча бүгенге көнгә 10013 гектар мәйданда көзге культуралар орлыклары җир куенына салынган. Шуның 900 гектарын арыш, 9113 гектарын көзге бодай тәшкил итә.
-
Халык җыеннарында чүпрәлеләр депутатлыкка кандидатлар белән очраша
Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге уңайдан "Бердәм Россия" партиясеннән республика буенча депутатлыкка кандидатлар сайлау алды агитация программасы нигезендә халык белән очрашулар оештыра. Шуларның чираттагысы Уби һәм Кече Чынлы авылы җирлекләрендә узган халык җыеннары кысаларында үтте.
-
“#ТатарстанИзгеХәбәрләр” акциясе башланды
5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Изгелек атнасы" акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә күренекле татарстанлылар әлеге акциягә кушылдылар да инде.
-
Р. Миңнеханов яңа банкнотларда Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга өндәде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә республика халкын Россия Банкының яңа банкнотларында Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды.
-
Республика көне һәм районның туган көне белән бәйрәм котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр, дуслар! Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде. Татарстанның һәр төбәге кебек, Чүпрәле районы да әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән...
-
Иске Чүпрәле авылында "Җәмигъ” үзәк мәчете -иман йорты калкып чыкты
Бу көннәрдә барыбызны да биләп алган бер хис - шатлыклы дулкынлану белән яшибез. Иске Чүпрәле авылы уртасында мәһабәт бина - «Җәмигъ" үзәк мәчете -иман йорты калкып чыкты. Биш манаралы мәчет өстендәге алтын айлар тирә-юньгә нур чәчә.
-
Чүпрәле авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның берсе узса, әлегесе ярты еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелде. Шундый чараларның беренчесе Зур Аксу һәм Городищеда узды.
-
Яңа Чүпрәле балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең беренчеләренә букчалар тапшырылды
Бүген Яңа Чүпрәле авылындагы балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфына килүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Быелгы уку елын төзекләндерелгән яңа бинада 40тан артык бала каршы алачак, шуның 19 ы башлангыч мәктәптә белем ала.
-
“Бердәм Россия”нең мобиль төркеме чүпрәлеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итте
Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүләре эшли башлады. Әлеге эшнең максаты - республика халкын борчыган сораулар белән танышу, аларны хәл итүдә булышу.
-
Чүпрәледә урып- җыю 90 процентка төгәлләнде
Көннәрнең аяз торуы урып- җыю эшләрен югары темпта дәвам иттерү өчен тулы мөмкинлекләр бирә. Агро идарәдән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, пландагы 39222 гектар мәйдандагы игеннәрнең 35 мең гектарыннан артыгында (90 % чамасы) суктыру эшләре башкарылды.
-
Алдынгы Чүпрәле комбайнчылары
"Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында бик тату берничә дистә комбайнчы эшли. Аларның барысы да төрле авыллардан һәм элек елларда үзләренең мөстәкыйль хуҗалыкларында эшләгәндә дә алдынгы урыннар тоткан игенчеләр. Шуңа күрә мондагы комбайнчылар арасындагы ярышның никадәр киеренке шартларда баруы турында искәртеп торасы да юк. Петр Архипов Яңа Элмәле авылы егете. Быел урып-...
-
Чүпрәледә 85 проценттан артык урып- җыю эшләре үткәрелде
Бөртекле культуралар чәчелгән 39222 гектар мәйданның 85 проценттан артыгында урып- җыю эшләре үткәрелде.