Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә кыр эшләренә күзәтү

Район басуларында урып- җыюның кызган чагы. 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар биләгән 39222 гектардагы мәйданның 14613 гектарында (37,3 %) игеннәр суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Районда тулаем 40261 тонна ашлык суктырылды. Һәр комбайн 28 гектарда эш башкарган. Бер көндә 1650 гектардагы...

Көннәрнең кояшлы һәм аяз торуы урактагы эшләрне кызу тотарга тулы мөмкинлек бирә. "Низамов А." крестьян фермер хуҗалыгы, "Цильна" җәмгыяте, "Ак барс - Чүпрәле" агрофирмасы һәм җаваплылыгы чикләнгән "АгроТрансПорт" җәмгыяте көзге культураларны җыеп суктыру эшен төгәлләделәр. Һәр гектардан уңыш чыгышы төрле хуҗалыкларда төрлечә. "Цильна" да , мәсәлән, ул күрсәткеч 40,2 центнерны тәшкил итте. "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында- 34,9, "П. В. Дементьев" исемендәге агрофирмада- 19,7центнер. "Цильна" хуҗалыгы механизаторлары 90 гектарга якын мәйданда борчак суктырдылар, уртача уңыш чыгышы 27,9 центнер булды. "П.В. Дементьев" агрофирмасында суктырылган әлеге культурадан 17,2 центнер борчак чыкты. Хуҗалыкларның күпчелеге арпа суктыруга да бердәм керештеләр. Район буенча аннан уртача 28,5 центнер бөртек алына. Цильналыларда ул күрсәткеч 48,4 центнерны тәшкил итә. "АгроТрансПорт" җәмгыяте һәм "Р. А. Бикчуров" крестьян фермер хуҗалыгы игенчеләре сабан бодаен суктыра башладылар. Уңыш та ярыйсы чыга- һәр гектардан уртча 25- 30 центнер. Урып- җыю белән берүк вакытта орлык салу эшен дә тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бүгенге көнгә район буенча көзге культуралар чәчү өчен 1887 тонна (80 %) 3266 тонна орлык салынды, "Цильна" хуҗалыгында сабан ашлыгы өчен дә 1379 тонна орлыклар әзерләп куелды. Агроидарә белгечләре ашлыгы суктырылган саламнарны төргәкләргә әйләндереп эскертләргә куюны ашыктырырга киңәш итәләр. Туфрак эшкәртү кебек агротехник чараларны да сузмаска кирәк. Кичәге көнгә район буенча 3 мең гектардан артык мәйданда туфрак эшкәртелде. Уҗым культуралары чәчү өчен 6757 гектар җир әзерләнде. Әйтергә кирәк, алдагы ел уңышы өчен быелгы көздә әлеге культураны 12 мең гектар чамасы мәйданда чәчеп калдыру планлаштырыла. 10 августтан соң чәчүгә керешергә кирәк,- ди агроидарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимов. Ә менә ферма терлекләренә яшел азык өчен уҗым культуралар чәчүне 10 августка кадәр төгәлләү киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы урак