Республика көне һәм районның туган көне белән бәйрәм котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр, дуслар! Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде. Татарстанның һәр төбәге кебек, Чүпрәле районы да әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән...
Хөрмәтле чүпрәлеләр, дуслар!
Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.
Татарстанның һәр төбәге кебек, Чүпрәле районы да әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез. Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында республикабызның тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.
Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм - Республика һәм район оешу көне белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Киләчәктә дә шулай яшәгән төбәгебезне, республикабызны данлап хезмәт итәчәгебезгә ышанычымны белдерәм. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик. Бәйрәм белән! Республика көне котлы булсын!
Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев