“#ТатарстанИзгеХәбәрләр” акциясе башланды
5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Изгелек атнасы" акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә күренекле татарстанлылар әлеге акциягә кушылдылар да инде.
"Изгелек атнасы" күркәм идеясын "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплап, үзенең Instagram һәм "ВКонтакте" битләрендә "#ТатарстанИзгеХәбәрләр" (#Добрые НовостиТатарстан") акциясен башлады."Татмедиа" АҖ игълан иткән акциянең максаты- барлык республика халкына чын-чынлап ярдәмгә мохтаҗ булганнарны бәхетле итеп, аларга ярдәм кулы сузучы игелекле кешеләр турында сөйләү.
"#ТатарстанИзгеХәбәрләр" акциясендә республикада яшәүче үзенең изге эшләре яисә дуслары, якыннары аңа авыр вакытларында ничек ярдәм итүләре турында сөйләргә теләүче һәркем катнаша ала. Изге хәбәр белән уртаклашу бик гади- бары тик үзеңнең изге эшең турындагы тулы хәбәрне (сообщение) "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "ВКонтакте" социаль челтәре (vk.com/tatarinform) төркеменә "Предложить новость" кнопкасына басып җибәрергә генә кирәк. "Татар-информ" журналистлары җибәрелгән яңалыкны республиканың алдынгы мәгүлүмат агентлыгы битләрендә бастырачак.
Изгелек эшләргә ашыгыгыз һәм аның турында безгә сөйләгез, ә без, үз чиратыбызга, әлеге изге яңалыкны бөтен Татарстанга җиткерәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев