Халык җыеннарында чүпрәлеләр депутатлыкка кандидатлар белән очраша
Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге уңайдан "Бердәм Россия" партиясеннән республика буенча депутатлыкка кандидатлар сайлау алды агитация программасы нигезендә халык белән очрашулар оештыра. Шуларның чираттагысы Уби һәм Кече Чынлы авылы җирлекләрендә узган халык җыеннары кысаларында үтте.
Очрашуда депутатлыкка кандидатлар Илдар Гыйльметдинов, Ирек Зиннуров, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин, район башлыгы Александр Шадриков катнашты.
Кагыйдә буларак, авыл җирлекләре башлыклары 2016 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр буенча нәтиҗә ясадылар һәм ел ахырына кадәр булган планнар белән таныштырдылар. Әлеге ике җирлектә дә күп кенә эшләр башкарылган: ФАПлар, ветеринар пункт ачылган, юллар ясалган, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелгән. "Чиста су" программасы буенча да тиздән сыйфатлы су килүен көтәләр биредә. Авыл эчендәге эшләрне башкаруда үзарасалым акчасының да саллы гына өлеше бар. Бу уңайдан сүз кузгатып, җирлек башлыклары программаның киләсе елда да дәвам ителүен белдерделәр һәм бердәм тавыш белән референдум нгигезендә җыелачак сумманы 300 сум итеп билгеләделәр.
Депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов республикадагы социаль-икътисадый сәясәтнең соңгы еллардагы торышын анализлап, күп кенә эшләр алып барылуын билгеләде. Шулай да әле эшләнәсе мәсьәләләр барлыгын ассызыклап, аларны чишү юлларына тукталды.
Илдар Гыйльметдинов башлыча, мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне әйтеп үтте, шулай ук, авыл җирлегендә эш урыннары, халыкның үзшөгылен булдыру буенча төрле проектлар булуын һәм гамәлдәге программаларны сөйләде. Шул ук вакытта үзенең халык өчен һәрвакыт ачык булуын белдерде һәм уй-теләк, тәкъдимнәр көтеп калуын әйтте.
Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров спорт өлкәсендәге эшчәнлеген яктыртып, киләчәктә үзен депутат буларак та республика өчен файда китерергә теләвен белдерде.
Район башлыгы Александр Шадриков Уби һәм Кече Чынлы авылы халкы алдында районда соңгы елларда башкарылган эшләрне һәм алар өчен тотылган чыгымнарның күләмен бәян итте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы программаларның илнең икътисадый хәле ниди булуына карамастан, киләсе елда да дәвам ителүен белдерде. Димәк, моңарчы башкырылганнар киләсе елда да районыбызда булачак дигән сүз. Моның өчен бары тик бергә булырга, бердәм булырга кирәклеген, шул чакта гына нәтиҗә дә булачагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев