Чүпрәледә урып- җыю 90 процентка төгәлләнде
Көннәрнең аяз торуы урып- җыю эшләрен югары темпта дәвам иттерү өчен тулы мөмкинлекләр бирә. Агро идарәдән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, пландагы 39222 гектар мәйдандагы игеннәрнең 35 мең гектарыннан артыгында (90 % чамасы) суктыру эшләре башкарылды.
Районда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралардан алынган ашлыкның гомуми күләме 84 мең тоннадан артык булды. Уртача һәр гектардан 24,5 центнер уңыш чыга. Табигать шартлары эшкә комачаулык итмәсә, тагын берничә көннән быелгы урак тәмамланырга да мөмкин. Бушап калган басуларда салам җыела, көзге сукалау һәм туфракның эске катламын эшкәртү кебек кичектергесез агротехник чаралар үткәрелә. Район буенча 4000 тоннадан артык салам әзерләнде. Механизаторларның уртак тырышлыгы белән 10400 гектар чамасы басу мәйданы сукаланды. "Цильна" һәм "ТрансПорт" җәмгыятьләрендә, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Чокалы һәм Городище филиаллары механизаторлары техникадан югары җитештерүчән файдаланалар. Хуҗалыкларда көзге чәчү эшләре дә дәвам итә. Алдагы ел уңышы өчен 3600 гектардан артык мәйданда уҗым бодае һәм арыш культуралары орлыклары җир куенына күмелде. Көзге чәчү эшләре "Ак барс- Чүпрәле" агрофирмасы филиалларында зур оешканлык белән бара. Бүгенге көнгә биредә 1500 гектардан артык мәйданда чәчү үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев