Чүпрәле өлкәннәре: “Тормышыбыз яхшыра, рәхмәт дәүләтебезгә!”.- диләр
Ветераннарның район советы утырышына барлык җирлекләрдән дә вәкилләр чакырылган иде. Һәрвакыттагыча аларның уртага салып сөйләшә торган сүзләре, тәкьдимнәре һәм төпле фикерләре бар. Монысында да район тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында сүз алыштылар.
Очрашуга чакыру алгач район башлыгы Александр Шадриков та бик теләп килгән. Чөнки бик тиздән елга бер мәртәбә үткәрелә торган өлкәннәр декадасы да якынлашып килә. Ветераннарның район советы һәм Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе бу уңайдан әзерлек эшләрен башлап та җибәрделәр. Чара планнарын башлангыч оешмаларга да җиткерделәр. Анда оешмаларда эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга хөрмәт күрсәтү, олылау, һәркайсы белән шәхсән очрашып хәл- әхвәлен белешү, чәй өстәле артында сөйләшеп утыру кебек эш планнары бар. Һәрхәлдә аларга истәлек бүләкләре тапшыру да артык булмас. Район җитәкчесе Александр Валерьевичны өлкәннәр һәрчак җылы каршылый. Бу юлысы да залда утыручы бер ханым: "Их, тормышлар да яхшыра, без генә картаябыз, соңгы елларда гына да районыбыз ничаклы матурайды, райондагы уңай үзгәрешләргә карап сокланып туймассың, күпме төзелеш..." Чыннан да районыбыз ышанычлы адымнар белән алга бара. Моннан биш- алты ел элек болар хакында сөйләүче булса, кем дә ышанмас иде.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан гамәлгә куелган утызлап программа эшли. Иң куанычлысы шул, районыбыз аларның барысында да катнаша һәм нәтиҗәсе дә күз алдында. Быел гына да район файдасына республика бюджетыннан бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Социаль сферага караган объектлар, спорт корылмалары сафка басты, юллар төзелде һәм төзелә. Татар Шатрашаны юнәлешендәге юлны төзү өчен генә дә 180 миллион сум акча каралган. Файдалануга яңа тапшырылган "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагеры турында аерым әйтәсе килә. Ачу тантанасында катнашкан Республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та әлеге лагерьга Татарстанда тиңдәш юклыгын ассызыклаган иде. Монда балалар ялы өчен бөтен инфраструктура булдырылган.
Элеккеге "Россия" колхозы территориясендә промышленность паркы төзелүен әйтми мөмкинме соң?! Биредә үз шөгыльләрен башлау максатыннан 11 резидент теләк белдергән. Анда 900 эш урыны булачак. Соңгы елларда район җитәкчелеге халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы өстендә ныклап эшли. Бу проблема бик четерекле һәм зур финанс чыгымнар таләп итә. Җир шарындагы суларның ике проценты гына эчәргә яраклы икәнен һәм аның һаман да кими баруын исәпкә алганда, әлеге эшнең никадәр мөһим икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Район башлыгы залда утыручыларның күп төрле сорауларына җавап та бирде. Киләсе елның 11 январенда, СССРның Авиация промышленносте министры, якташыбыз Петр Васильевич Дементьевның тууына 110 ел тула.
Район башлыгы әлеге чараны зурлап үткәрү буенча да эш планнары барлыгын әйтте. Якынлашып килүче сәяси чара- Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Халык өчен шушы кадәр кайгыртучанлык күрсәткән дәүләтебез һәм аның башында торган Президентыбыз Рөстәм Миннехановка рәхмәттән гайри ни дисең? Аның ярдәменнән башка районда шушы кадәр төзелеш эшләрен башкару мөмкин булыр идеме соң? Ветераннар да моның шулай икәнлеге турында әйттеләр, сайлау көнне Татарстан Президенты командасы өчен тавыш бирәчәкләренә ышандырдылар. Җыелышта пенсионерлар арасында оештырылган "Иң матур бакча" конкурсына да йомгак ясадылар. Анда берничә номинация буенча баллар куелды. Ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырды. "Әлеге конкурсның әһәмияте бик зур. Комиссия составында үземә дә берничә авылда булырга туры килде. Конкурста катнашырга теләүчеләр алдан ук әзерлек күргән, аларның бакчаларына килеп кергәч тә үзеңне сихри дөньядагы кебек хис итәсең. Иң куанычлысы шул, бакча белән ныклап шөгыльләнүче өлкәннәр арта бара",- ди Россия Пенсионерлар союзы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев