Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район башлыгы Александр Шадриковның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы
-Кадерле хатын-кызларыбыз!
-
Александр Шадриков 8 март уңаеннан Чүпрәленең күркәм хатын-кызлары, яшь әниләр белән очрашты
Ел саен күркәм традиция буенча 8 Март-Хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәленең гүзәл затлары белән очрашу уздыра. Быел әлеге очрашуга 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар, 2 һәм аннан артык балалары булган яшь әниләр җыелды.
-
Яшьләр елында яңа идеяләр, фикерләр...
2017 ел - районда Яшьләр һәм яшьләр башлангычы елы дип игълан ителде. Әлбәттә, эш исемдә түгел, ә җисемдә. Яшьләрне яклау район сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Район җитәкчелеге тарафыннан соңгы елларда яшьләр белән эшләү, аралашу, фикерләрен тыңлау, алар тарафыннан яңгыраган төрле башлангычларга ярдәм итү буенча күп төрле чаралар алып барыла. Быел...
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле имамнары белән очрашты
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле районына эшлекле сәфәр кылды. Шулай ук мөфти белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин район имамнары белән очрашты.
-
Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы
Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Александр Шадриков чүпрәлеләрне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә.
-
Чүпрәле муниципаль районы Советының уналтынчы утырышы булды
21 февраль көнне Чүпрәле мәдәният йортында район Советының уналтынчы утырышы булды. Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, активистлар катнашты.
-
“Чүпрәле район үзәк хастаханәсе” учреждениесе 2016 елдагы эшчәнлеге буенча 22 урында
"Чүпрәле район үзәк хастаханәсе" учреждениесе 2016 елдагы эшчәнлеге буенча республиканың 45 районы арасында 22 урынга күтәрелгән. Ә халык саны утыз меңгә җитмәгән 17 район арасында исә-алтынчы урында.
-
Чүпрәледән 78 яшьлек Василий Скворцов да чаңгыга басты
Гадәттәгечә, "Россия чаңгы юлы" чаралары кысаларында районыбыз спортчылары Вагиз Алиулловны да искә алалар. Быел анда 500 гә якын чаңгычы катнашты. Ярышларда Алешкин - Саплык авылында яшәүче 78 яшьлек Василий Скворцов ике чакрымнан артыграк дистанцияне бик җиңел узды. Финишта аны кул чабып каршы алдылар.
-
Чүпрәледә әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә районның чыгарылыш сыйныф укучылары әти-әниләре дә кушылды.
-
Ринат Гайзатуллин Иске Чүпрәле күп профильле лицейда үткән “Парламент дәрес”тә катнашты
8 февральдә Иске Чүпрәле күп профильле лицейда "Парламент дәресе" үтте. Әлеге чарада 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар өчен файдалы әлеге дәресне уздыру укытучылар өчен дә, укучы балалар өчен дә уңайлы булсын дигән теләк белән парламент сәгате ике сыйныфны бергә берләштереп, бер аудиториядә үтте.
-
Татар Шатрашаны белән Рус Шатрашаны арасы тоташты
Ульян өлкәсе - ут күршебез. Әлеге өлкә белән безне тугандашлык та (безнең якларның күп кенә кешеләре шунда яши), икътисадый багланышлар да бәйли. Һәм, тарихта безнең район белән Ульян арасындагы дуслыкның әллә ничә йөз елларча элек салынганын сөйли.
-
Чүпрәледә "2016 ел иганәчеләре"н бүләкләделәр
Олы мәгънәгә ия булган дәрәҗәле "Ел иганәчесе" исеме ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, гомумән социаль мөһим учреждениеләр төзелешенә, балаларга, өлкәннәргә булышлык күрсәткән олы йөрәкле кешеләргә бирелә. Аның агымдагысы традицион төстә район мәдәният йортында танатаналы чара белән билгеләп үтелде.
-
Чүпрәледә 2016-Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗә ясалды
Район мәдәният йортында үткән тантаналы чара 2016-Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чара үз һөнәрен яратучы һәм олы бәяләүче педагогик хезмәт осталарын җыйды.
-
Чүпрәле: 2016 ел истәлекләре
Татарстанлылар, шул исәптән чүпрәлеләр дә, Идел буе федераль округында социаль яктан иң якланган халык.
-
Әминә, Милена һәм Радель -Чүпрәледә елның беренче сабыйлары
Район үзәк хастаханәсенең балалар табу бүлегендә 2017 елның 4 январенда берьюлы өч сабый бала дөньяга аваз салды. Традиция буенча, район ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче балаларны тантаналы шартларда теркәү узды.