Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә районның чыгарылыш сыйныф укучылары әти-әниләре дә кушылды.

Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кергәннән бирле җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләшеп киләләр шикелле. Ике арадагы киеренкелекне бетерү максатыннан быел менә шундый төрдәге беренче тапкыр акция дә үткәрергә карар кылынды. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.

-Чарада катнашучыларга БДИ биремнәрен тулысынча үтәү мәҗбүри куелмады. Акция әти-әниләрнең имтихан тапшыру процедурасының нәрсә икәнлегенә төшенсен, аның укучылар өчен бернинди дә куркыныч тудырмавын күрсәтер өчен эшләнде. Гадәттә, балалары БДИ тапшырганда, әти-әниләре алардан да күбрәк борчыла. БДИдагы биремнәр - ул уку процессында үзләштерелгән материалладан чыгып эшләнә. Әти-әниләр дә шуларны аңласын иде. Балалар исә алар белән бик яхшы таныш, укыту процессында көн саен диярлек БДИга кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләнелә, - ди район мәгариф бүлеге методисты Фәния Низамова.

"Әти-әниләр өчен БДИ" акциясендә уннан артык ата-ана катнашты. Барлык процедура нәкъ имтихан барышындагы кебек иде. Башлап, әти-әниләр металл детекторы аша узып, кулларында бары тик шәхесләрен раслаучы документ һәм ручка белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Оештыручылар БДИның тәртипләрен, бланкларны ничек тутырасын тәфсилләп аңлаттылар һәм биремнәрне таратып чыктылар. Акциядә катнашучыларга биремнәрне үтәү өчен 30 минут вакыт бирелде.

- Балаларыбыз тиздән БДИ бирәчәк. Алар үтәсе юлны шәхсән үзебездә сынап карау безнең өчен бик файдалы булды. Үзебезнең укып чыккан вакыттагы имтихан бирүләребез әлегедән аерылса да, мәктәп еллары искә төште, -дип уртаклаштылар Убидан килгән чыгарылыш сыйныф укучыларының әниләре Ирина Краснова һәм Лариса Ефимова.

Дилүзә Аббазова, акциядә катнашучы:

-Имтиханга керер алдыннан оештыручылар шактый күп мәгълүмат бирделәр, барысын да аңлап, эшкә керешкәнче шактый вакытым югалды, фикерләрем чуалды. Әйтергә кирәк, бик нык каушадым.

-Әлбәттә, тырышып әзерләнгән, һәрдаим шөгыльләнгән очракта, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып була. Бары тик биремнәрне яхшылап укып, уйлап эшләргә кирәк,-ди акциядә катнашучы, чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе Энҗе Хәйруллина.

Чараны яктыртучы журналист буларак кына барсам да, имтиханны тапшырып карау теләге үземдә дә зур иде. Дөресен әйтим, җиңелләрдән булмады. Сүз дә юк, моңа физик һәм психологик яктан да әзерлек кирәк. Шәхсән мәктәпне ике дистәдән артык еллар элек тәмамлаган булсам да, имтихан биремнәре әлләни авыр тоелмады. Киресенчә, кайберләре хәтта искә дә төште, ә кайберләре уйландырды. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам, ныклап әзерләнеп килгән очракта, имтиханда әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

БДИ темасын дәвам итеп, укучыларны әлеге юнәлештәге яңалыклар белән таныштырасы килә.

Имтиханнардагы яңалыклар

2017 елда районда бердәм дәүләт имтиханнарын - 156 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Төп дәүләт имтиханнарында 9 сыйныфлардан 296 укучы сынау тотачак.

Әлбәттә, быелгы төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә дә кайбер үзгәрешләр булмый калмаячак. Һәм алар шактый үзенчәлекле.

Беренчедән, БДИ биремнәрендәге тест өлешен юк итү берничә ел рәттән бара инде. Узган ел дүрт фәннән шундый тест сораулы өлеше юкка чыгарылган иде. Быел исә боларга тагын өч фән өстәлә. Болар: физика, химия һәм биология фәннәре. Инде хәзер бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Тагын шунысын да искәртү кирәк: тест өлешен юкка чыгару һич кенә дә БДИ нәтиҗәләренең начараюына китермәгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дәлилләвенчә, әлеге предметлардан күрсәткечләр тулаем республика буенча аннан алдагы елларыныкыннан хәтта югарырак та булган әле.

Икенче яңалык: анысы имтихан үткәрү процедурасына бәйле. Быел контроль-бәяләү материалларын (КИМны) имтихан уздыру пунктларында бастыру тәҗрибәсе кертелә. Узган ел бу яңалык берничә районда сыналган да булган инде. Быел исә әлеге технология республикабызның 12 имтихан алу пунктында кулланылачак, әлеге исемлектә Чүпрәле районы да бар. Контроль-бәяләү материаллары аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, скап аша базага кертеләчәк. Якын киләчәктә барлык имтихан алу пунктларында әлеге технологияне куллану күздә тотыла.

Тагын бер үзгәреш: быел IX сыйныфтагылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәренең татар теленә тәрҗемә ителгән вариантлары да тәкъдим ителәчәк. 2019 елдан информатика фәнен тулысынча компьтерда тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, имтиханнарны тапшыру бланкаларында да үзгәрешләр кертелгән.

Район буенча, бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны 11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр тапшырдылар. Шулай итеп, мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханнарыннан тыш, өстәмә фәннәрдән укучыларның күпчелеге җәмгыять белемен сайлавы ачыкланган (101 укучы). Икенче урында биология фәне, аны 63 укучы сайлаганк. Сайлап алынган предметлар арасында физика-37, химия-27, тарих-26, инглиз теле-6, информатика-6, әдәбият-14, фәннәре дә бар.

Районда укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү юнәлешендә алты мәктәптә ресурс үзәкләр эшли. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе-рус теле, Иске Чүпрәле күппрофильле лицей-физика, Алешкин-Саплык-химия, Уби-җәмгыять белеме, Зур Аксу-математика, Иске Шәйморза -биология фәннәре буенча консультацияләр үткәрә.

Бердәм дәүләт имтиханнарын 11 нче сыйныфлар өчен вакытыннан алда тапшыру этабы быел 23 марттан 14 апрельгә кадәр, төп имтиханнар - 29 майдан 1 июльгә кадәр үтәчәк. Рус теленнән һәм математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханнарын өстәмә вакытта - 5-16 сентябрьгә кадәр биреп булачак.

9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары шулай ук өч этапта үтә: вакытыннан алдагы өлеше - 20 апрельдән 6 майга кадәр, төп өлеше - 26 майдан алып 24 июньгә кадәр, өстәмә этабы - 5 -22 сентябрьгә билгеләнгән.

9 сыйныфлар исә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка кадәр тапшырырга тиешләр. Рус теле һәм математика фәннәреннән мәҗбүри имтиханнардан тыш, алар өстәмә сайланган ике фәннән сынау узалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм дәүләт имтиханы