Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Шатрашаны белән Рус Шатрашаны арасы тоташты

Ульян өлкәсе - ут күршебез. Әлеге өлкә белән безне тугандашлык та (безнең якларның күп кенә кешеләре шунда яши), икътисадый багланышлар да бәйли. Һәм, тарихта безнең район белән Ульян арасындагы дуслыкның әллә ничә йөз елларча элек салынганын сөйли.

Бу дуслык, тугандашлык чиктәш авылларда бигрәк тә ачык чагыла. Алгаш белән Задур, Рус Шатрашаны белән Татар Шатрашаны арасын, мәсәлән, ерынты гына аерып тора. Халыклар инде монда әллә кайчаннан бер-берсен таный, белә, кунакка йөрешә. Тик менә авыллар арасында заманча юллар юклыгы гына әлегә кадәр хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала килде. Дөрес, безнең яктан Рус Шатрашаны чигенә кадәр асфальт юл 2015 елда ук төзеп куелган иде. Икътисадый халәтләреннән чыгып, теге яктан гына юл тоташтырылмыйча калды. 2016 елның көзендә исә, Ульян өлкәсе дә, ниһаять, 1 км. 700 метр булган арада юл полотнасы төзеп, асфальтлаштырып куйды.

Салкын иртәләрнең берсендә, ягъни кичә, бу якта юл ачу тантанасы булды. Әлеге юлның ике як өчен дә әһәмиятлелеген тантанада катнашкан Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, өлкәнең Хөкүмәт рәисе урынбасары Андрей Тюрин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков та сөйләде. Төзүчеләргә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, губернатор Сергей Морозовка рәхмәт белдерелде тантанада. Бу юл төзелеше ике федераль әһәмияттәге автомобиль юлы арасын 60 км.га кыскарта һәм ульянлылар өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ача икән.

Ике як күршеләр юлның әһәмияте турында менә нәрсәләр сөйләде:

Николай Лаврушин, "Чеботаевка" җәмгыятенең генераль директоры:

-Соңгы елларда Ульяновск өлкәсенең шикәр заводларына, элеваторларга чимал ташу чыгымлы булу сәбәпле, ашлык, шикәр чөгендере чәчүлекләренең мәйданнарын кыскартырга мәҗбүр булган идек. Татарстанга турыдан чыга торган әлеге юл исә безне Ульян өлкәсенең эшкәртү заводларына да якынайта, Чүпрәле элеваторына да юл ача. Тик, бигрәк тә Ульян өлкәсе җитәкчеләренә, шуны да әйтәсем килә, безнең авылда 6000ләп кеше яши, аларның барысы да диярлек хәзер татар ягына тартыла, чөнки бу яклар күпкә заманчалашты, кечкенә генә авылда да өч кибет эшләп тора. Бу турыда безгә дә уйланырга кирәк, безнең халык акчаны бу якларга ташый, килеп чыга бит. Әмма бу шаярту гына,-диде ул соңында. -Иң мөһиме - халыкларыбыз дуслыгы. Шушы яңа юллар әлеге дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итсен!

Зиннәтулла Хөсәенов, Татар Шатрашаны авылыннан:

-Моннан ун еллап элек кенә әле Рус Шатрашаны авылларында гөрләп фермалары, оешмалары эшләп тора иде. Халкыбызның күбесе язгы-көзге сазлык, кышын кар ера- ера шунда эшкә йөрде. Сугыш елларында да ике авыл арасындагы дуслык, бердәмлек, ярдәм итешү өзелмәде. Әтиләре сугышка китеп, ятим калган, бездәй, яшь малайларны Рус Шатрашаны авылы ачлыктан алып калды, эш бирде. Чөнки аларның заводлары бар иде бу якта. Әмма, дөньялар үзгәрде. Менә 10 еллаптыр инде алар хәзер "продуктыга" (азык-төлек) безгә йөри.

Асфальт юлның булуы яңа өметләр тудыра. Безнең гомер яшәлгән инде. Яшьләр файдалансын инде хәзер мондый мөмкинлектән. Чебоксарга, Казанга, өлкәнең баш шәһәре Ульянга да Чүпрәле аша якынрак булачак, диләр бит, әнә. Йөк машиналары да шуннан китәр хәзер. Сервисы, службасы дигәндәй. Шуны күзалласыннар яшьләр, диюем. (Бу урында алдынгы карашлы бу агайның 86 яшендә булуын һәм олы юлга кырлатып кына чаңгы шуып чыкканын да әйтәсем килә).

Руслар тарафыннан "Шатрашаны, граница области" дип аталып йөртелә торган юлның Татарстанга тоташкан кисемтәсен ике тараф авыл халкы "Дуслык күпере" дип атады. "Дуслык күпере"ннән тыныч тормышта кирәк булган йөкләр генә үтәр, халыкларыбыз да бер-берсенә кунакка гына йөрешер, иншаллаһ.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ачылды