Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледән 78 яшьлек Василий Скворцов да чаңгыга басты

Гадәттәгечә, "Россия чаңгы юлы" чаралары кысаларында районыбыз спортчылары Вагиз Алиулловны да искә алалар. Быел анда 500 гә якын чаңгычы катнашты. Ярышларда Алешкин - Саплык авылында яшәүче 78 яшьлек Василий Скворцов ике чакрымнан артыграк дистанцияне бик җиңел узды. Финишта аны кул чабып каршы алдылар.

Әлеге спорт бәйрәме районда елдан - ел популярлаша бара. Димәк, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләрнең саны да арта. Шуны да искәртик, хәзер чаңгыда шуарга теләгән кешеләр өчен заманча мөмкинлекләр тудырылды. Яңа ел бәйрәме алдыннан гына Иске Чокалы авылы җирлеге биләмәсенә караган урман аланында заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән чаңгы базасы ачылган иде. Хәзер анда 50 пар пластик чаңгы да кайтарылды, эштән соң кичке якта рәхәтләнеп шуар өчен ике километрдан артык озынлыкта яктыртылган трасса бар. "Россия чаңгы юлы - 2017" дип аталган спорт бәйрәмен ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны тәбрикләгәндә: "Әлеге базаны без сезнең өчен булдырдык. Монда балалар да, олылар да, гаилә белән килеп тә саф һавада рәхәтләнеп сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Мондый чаралар үткәрүнең максаты да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт. Бу көнне Вагиз Алиулловны искә алу чаңгы ярышларының популярлыгын тагын да арттыра. Сезгә күңелле стартлар һәм җиңүле финишлар телим,"- диде. Ярышларга гаилә белән килүчеләр дә күп булды. Мәсәлән, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Валентина һәм Петр Гордеевларның икесе дә призлы урыннар яулады. Аларның сүзләренә караганда, әлеге гаилә бирегә еш килә икән.
Трассаның үзенчәлекләрен дә яхшы беләләр. Чаңгычылар арасында иң өлкәне Василий Скворцов иде. Аңа 78 яшь. Гомере буе колхоз эшендә булган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, тәмәке тартмаган. "Көн саен чаңгыда шөгыльләнү өчен бер - ике сәгать вакыт таба ул Василий дәдә,"- ди Алешкин - Саплыктан килгән авылдашы Галина Матросова. Галина Михайловна үзе дә пенсионерлар арасында финишка беренче булып килде. Пенсия яшендәге ир - атлардан Владимир Ильин, Рөстәм Хәмидуллин, Җәүдәт Мөдәрисов иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Мәктәп балалары арасында Дарья Митрофанова, Юлия Чернова, Екатерина Биктирякова, Сергей Юманов, Радион Мадюков, Владимир синдюков (5 сыйныфка кадәр), 6 - 8 сыйныф укучылары арасында Алена Мусаткина, Дарья Першина, Ольга Цыганова,Игорь Колпаков, Денис Кузнецов, Константин Спиридонов, 9 - 11 сыйныф укучылары арасында Нина Скворцова, Дарья Иванова, Александр Ларионов,Артем Чернов һәм Павел Куракин, үз яшьтәшләре арасында Николай Марков, Евгений Митрошкин, Волков, Алина Аббазова, Алина Ефимова, Татьяна Федотова, сергей Синдюков, Иван Сердцев, Александр Петров, Зөлфия Шәрипова, Сәгъдиева, Шуркина, Сапафанова, Владимир Солдатов, Николай Хрисанов, Владислав Журавлев, Фәридә Сибгатуллина, Римма Нәфиева һәм Ильмира Айметдиновага тиңнәр булмады. Ярышлардан соң район башлыгы Александр Шадриков барлык призерларга Грамоталар, Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Вагиз Алиулловның улы Руслан да бүләкләр алып килгән иде. Аның бүләкләренә 78 яшьлек Василий Скворцов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылыннан килгән иң яшь спортчы Андрей Колпаков лаек булды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия чаңгы юлы