Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәле турында яңа китап басылды
Соңгы елларда район тарихы турында, аның аерым кешеләре, олуг шәхесләре хакында, шулай ук, аерым авыллар тормышын тасвирланган, тарихын өйрәнеп, китап буларак чыгарылган басмалар байтак. Аларның һәркайсы районыбызның йөзе, тарихи ядкаре булып тора. Шундый китапларның тагын берсе әле күптән түгел генә дөнья күрде.
-
Иске Чүпрәле авылы үзгәрәчәк
Татарстанда соңгы ике елда паркларны,скверларны, елга буйларын төзекләндерү буенча күләмле эш алып барыла. Шушы вакыт эчендә генә дә республика буенча 189 ял итү урыны файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында Иске Чүпрәле авылы территориясен дә комплекслы үстерү концепциясе эшләнәчәк.
-
Чүпрәле егетләре Ватанны сакларга китте
18 апрельдән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлегендә язгы чакырылыш башланды. Башка еллардан аермалы буларак армиягә китүче егетләрне быел район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашкан чакыру пунктыннан озаттылар.
-
Чүпрәле юл төзүчеләре сезонны башлады
Быелгы язның чагыштырмача иртәрәк килүе "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы хезмәткәрләренә дә эшне март башларында ук башларга мөмкинлек бирде. Филиал директоры урынбасары Айрат Сәнатуллин әйтүенчә, асфальт - бетон заводын да мартның беренче көннәреннән үк эшләтә башлаганнар. Филиалның эш күләме быел да былтыргыдан ким түгел.
-
Чүпрәледә Призывниклар көне узды
Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чоры башланды. Ватан алдындагы бурычларын үтәргә беренче төркем 18 апрельдә юл тотачак. Булачак хәрбиләрне озак еллар сакланып килгән матур гадәт буенча "Призыниклар көне"ндә хөрмәтләделәр.
-
Дементьевлылар кырга чыкты
-Көннәр җылы тора, тиздән уҗым культураларының тамырлану чоры башлана. Шуңа күрә өстәмә тукландыру чарасын ашыктырырга кирәк. Дөрес, кырларның өлгереше төрле участокта төрлечә, аларны сайлап булса да минераль ашлама сибүне башлап җибәрдек,- ди җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең баш агрономы Виктор Митрошкин.
-
Чүпрәле терлекчеләре министр йөкләмәсен үти алырмы?
Исегезгә төшерәбез, үткән ел район тарихында беренче мәртәбә товарлыклы - сөтчелек фермаларындагы һәр сыердан уртача 5500 килограмм продукция җитештерелде.
-
Быел дементьевлылар алга чыкты
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина - трактор паркларында иртәдән кичкә кадәр киеренке хезмәт кайный. Әле генә ап - ак карга төренеп яткан басулар да үз төсенә керде. Димәк, кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары да урынлы. Һава шартлары ничек килер,...
-
Чүпрәле игенчеләре зур сынауга әзерләнә
Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең Дуван бүлекчәсендә машина - трактор паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде.
-
Чүпрәледә Городище өлкәннәре сертификатлы булды
Әлеге авылның урта мәктәбе базасында оештырылган курсларда укулар тәмамланды һәм уннан артык олы яшьтәге кеше компьютерга өйрәнгәнлекләрен дәлилләп сертификат алды.
-
Чүпрәледә авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр
Ул көнне район аграрчылары үткән елгы эшләренә нәтиҗә ясау өчен район мәдәният йортына җыелды. Тантаналы чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде гомерләрен игенчелектә яисә терлекчелектә эшләп үткәргән хөрмәтле ветераннар чакырылган иде.
-
24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне
Флюорография ни өчен кирәк? Флюорография сүзенең ни аңлатканын һәм ни өчен аны үтү кирәклеге турында бүген һәркем беләдер. Флюорография үтү туберкулез авыруын әле бернинди билгеләр сизелмәгәндә үк, иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, иртә стадиядә туберкулез бернинди билгеләрсез үтәргә мөмкин, ә инде йөткерү, хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү кебек билгеләрне...
-
Чүпрәледә һөнәри конкурсларда катнашучы мөгаллимнәрне бүләкләү тантанасы узды
Бүгенге тормыш- үзгәрешләр вакыты ул. Шушы вакыт агышы җәмгыятькә киләчәк өчен һөнәри әзерлеге югары булган, эшлекле, иҗади фикер йөртә белүче шәхесләр әзерләүне таләп итә. Ә киләчәкне төзүче шәхесләр мәктәпләрдә тәрбияләнә.
-
“Без бергә” фестивале талантларны барлады
20 мартта "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Без бергә" балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үтте.
-
Митинг каһарманнарга багышланды
Район үзәгендәге Дан Монументы янындагы Геройлар Аллеясында Советлар Союзы герое Нурулла Фазлаевның тууына 108 һәм СССРның Социалистик хезмәт герое Равил Низаметдиновның тууына 88 ел тулуга багышлап митинг үткәрелде.