Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ринат Гайзатуллин Иске Чүпрәле күп профильле лицейда үткән “Парламент дәрес”тә катнашты

8 февральдә Иске Чүпрәле күп профильле лицейда "Парламент дәресе" үтте. Әлеге чарада 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар өчен файдалы әлеге дәресне уздыру укытучылар өчен дә, укучы балалар өчен дә уңайлы булсын дигән теләк белән парламент сәгате ике сыйныфны бергә берләштереп, бер аудиториядә үтте.

Дәүләт Советы башлангычы белән Татарстан мәктәпләрендә үткәрелүче мондый сәяси укулар районда инде традицион төс алды. Әлеге проект 2009 елдан башлап Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылып килә. Нәтиҗәдә, шушы еллар эчендә районыбыз укучылары ил һәм республиканың дәүләт структуралары, законнар кабул итү механизмы, принциплары белән якыннан таныша алдылар. "Парламент дәресләре" яшь буынны хокукый нормалар белән таныштыру, аларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү чарасына әверелде.

Лицейда үткән парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Милимова, лицей директоры Илсур Халитов, депутатның ярдәмчесе Радик Баһаветдинов катнаштылар. Дәресне лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илһам Баһаветдинов үткәрде. Быелгы Парламент дәресе "Татарстанның 2020-2030 елларда социаль-икътисадый үсеш стратегиясе" темасына багышланган иде. Дәрес барышында теманы аңлатканда Илһам Баһаветдиновның слайдлардан файдалануы да укучыларга дәреснең темасын үзләштерүгә нык ярдәм итте. Стратегиянең үзәгендә - заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы. Укучылар да Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен җиткерделәр.

Аннан соң укучылар ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ринат Гайзатуллин укучыларның сорауларына бик теләп җавап биреп, теге яки бу законның кабул ителгәнче нинди процедуралар үтүен, берничә тапкыр депутатлар тикшерүендә булуын, берничә укылыштан соң гына кабул ителүе турында сөйләде.

Депутат, шулай ук, лицейда укучыларның туклану шартлары, азык-төлекнең сыйфаты белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парламент дәрес