Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәледә Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры узачак
2018 елның 17 февралендә якташыбыз Александр Шуркин истәлегенә Яңа Элмәле урта мәктәбе бинасының спорт залында ирекле көрәш буенча традицион XVIII регионара ачык турнир үткәрелә. Анда катнашу өчен 2000 елда туган һәм аннан да яшерәк көрәшчеләр чакырыла. Ярышлар 30 кг; 34 кг; 38 кг; 42 кг; 46 кг; 50 кг; 56...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә.
-
Чүпрәле техникум студентлары республика конкурсы финалында
Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният йортында һөнәри белем бирү "Ел казанышы - 2017" оешмалары студентларының үзидарә органнары арасында республика конкурсы үткәрелде.
-
Чүпрәле яшьләре сайлаулар турында сөйләште
Үткән атнада "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"нда 2018 елда РФ Президентын сайлауларга багышланган "Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында" дип исемләнгән чара үтте. Ул "Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең теләктәшлеге нигезендә үткәрелде.
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән. 2017 елда...
-
Кызгылт планета Җиргә якынлаша
Мондый вакыйганың беренчесе - Марс планетасының 2003 елгы бөек каршы торышы турында язылган язма "Туган як" газетасының 2002 елгы декабрь санында басылган иде инде. Аннан соң 15 елдан артык вакыт үтте, чиратта 2018 елгы бөек каршы торыш.
-
Ут, газга чүпрәлеләр июльдән ничек түли?
«Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек. Без анда бәяләрне Татарстан Республикасы күләмендә һәм шәһәрләрдәге тарифны күз алдында тоткан идек. Җирле бәяләр исә түбәндәгечә: газ өчен аерма юк, шәһәрдә яшәүче халык кебек үк бкр куб.метр газ өчен 5,48 тиен түлибез. Әгәр 1 июльдән вәгъдә ителгәнчә бәяләр 3,4%тан күбрәккә арттырылмаса,...
-
Январьда Чүпрәледә җиде яңа гаилә барлыкка килгән
Январь аенда район ЗАГС бүлегендә 11 баланың тууы теркәлгән. Шуның җидесе гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып туган.
-
Янгынга каршы закон кырыслана
Узган 2017 елның 30 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе гамәлдәге "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйган иде. Шуңа ачыклык кертү максатыннан Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы, эчке служба майоры Инсаф Шакировка мөрәҗәгать иттек.
-
Чүпрәлеләрнең кар автомобилен тикшерәчәкләр
"Кар автомобиль"ләрендә (снегоход) йөрергә яратучылар саны елдан ел арта барса да, аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен күпләр сакларга яратмый.
-
Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгысы-2018” ярышларына чыгачак
2018 елның 10 февралендә яктыртылган чаңгы базасында "Татарстан чаңгысы-2018"республика һәм райондашыбыз Вагиз Алиуллов истәлегенә массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
-
Үлемгә бер адым калганда
Чүпрәле районының Югары Чәке авылында кайчандыр бер сыйныфта укып йөргән сабакташларның очрашуы хәвефле тәмамлана. Ир-егетләрнең берсе чак кына үлемнән кала, икенчесе колониягә озатыла.
-
Чүпрәледә “Торак – 2018” операциясе кысаларында профилактик чаралар уза
Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә "Торак - 2018" операциясе кысаларында профилактик чаралар үткәрә. Шушы максаттан күп балалы һәм социаль яклау исемлегенә кертелгән гаиләләрнең йортларына янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырыла.
-
Алешкин–Саплык “Теремкәй” балалар бакчасында юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар
Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар.Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә оештырырга кирәк.
-
Чүпрәле укучылары төбәкара конференция җиңүчеләре
Өченче февральдә Апас муниципаль районы Каратун урта мәктәбе базасында КФУ галимнәре тарафыннан "Фән һәм җәмгыять: яшь эзләнүчеләр карашы" темасына регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.