Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле техникум студентлары республика конкурсы финалында

Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният йортында һөнәри белем бирү "Ел казанышы - 2017" оешмалары студентларының үзидарә органнары арасында республика конкурсы үткәрелде.

Сәхнәгә Татарстан Республикасы көллиятләренең һәм техникумнарының иң яхшы студентларын чакырып бүләкләделәр. Алар арасында Чүпрәле районының тармаклы технологияләр техникумы студентлары Салават Юсупов ("Иҗади шәхес" номинациясе) һәм Петр Ярмушов ("Форпост" студент отряды номинациясе) бар иде. Билгеләнгән шартларда каралганча, читтән торып беренче этапта конкурсантлар 2017 елда үз номинацияләре буенча ирешелгән уңышлар турында материалларны тәкъдим иттеләр. Безнең студентларыбыз конкурсның финал этабына лаеклы үттеләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр,- ди тармаклы технологияләр техникумы директорының укыту һәм тәрбияләү буенча урынбасары Валерий Лухманов. Рәсемдә: техникумның җиңү яулаган студентлары С. Юсупов һәм П. Ярмушов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев