Кызгылт планета Җиргә якынлаша
Мондый вакыйганың беренчесе - Марс планетасының 2003 елгы бөек каршы торышы турында язылган язма "Туган як" газетасының 2002 елгы декабрь санында басылган иде инде. Аннан соң 15 елдан артык вакыт үтте, чиратта 2018 елгы бөек каршы торыш.
Кызгылт Марсның 2018 елгы бөек каршы торышы (великое противостояние) 27 - 28 июльгә туры килә; ике планета - Җир белән Марс арасы 57,6 миллион километр булып кала. Соңгы чиккә чаклы якынлашу исә 3 - 4 августта була. 2018 елның августы Марсны күзәтү өчен аеруча уңайлы булачак. Кемнәрнең телескоп - бинокльләре бар, алардан файдаланырга мөмкин. Бу вакытларда Марс төн уртасында көньякта, түбән генә Кәҗәмөгез йолдызлыгында җемелдиячәк. 2018 елгы бөек каршы торыш тагын шуның белән үзенчәлекле, 27 июльдән 28 июльгә каршы төнне, төн уртасында Айның безгә күренә торган аеруча яхшы тулысынча тотылуы була. Яхшылыгы шунда, Ай Җир күләгәсенең үзәгеннән үтә, шуның нәтиҗәсендә Ай тотылу 4 сәгатькә якын сузыла (күк йөзе аяз гына була күрсен). Уникаль очрак - Марсның бөек каршы торышы белән Айның тулысынча тотылуы бер үк датага туры килә (27 июльдән 28 июльгә каршы төн). Бу вакытта кызгылт Марс тотылган Айдан астарак, бераз уңдарак урнашачак. Искиткеч матур күренеш! Хәтерегездә саклагыз, бу турыда шул көн килеп җитәрәк радио һәм телевидениедән дә шауларлар. Билгеле булганча, тулы Ай планетаны һәм йолдызларны күзәтүгә комачаулый. Ә инде бу очракта табигать үзе ярдәмгә килә. Марсны күзәтү өчен берничә сәгатькә айны "сүндереп куя". Мин 1996 - 97 елларда алда булачак Кояш һәм Ай тотылуларны, Марс планетасының каршы торышларын исәпләдем, шунда бу ике вакыйганың бер үк датага туры килүенә игътибар иттем. Хәзер 2018 елның башка вакытта Кояш һәм Ай тотылулары турында сөйлим. 15 февральдә һәм 13 июльдә булачак өлешчә Кояш тотылулар бездә күренми. Антарктидада һәм аны юучы океаннарның көньягында күренәчәк. 11 августта булачак өлешчә Кояш тотылу бездә күренә, ләкин фаза зур түгел. Ай Кояшның өске ягын диск диаметрының өчтән берен эләктерә. Бу Кояш тотылу вакытында Айның күләгәсе Җиргә бөтенләй эләкми, ярым күләгәсе генә Төньяк Боз океаны һәм Россиянең зур территориясен яулап ала. 13 сәгать тирәсендә Кояшның иң күп капланган чагы була. Бу тотылу 2018 ел өчен соңгысы. Бу тотылудан соң бездә күренә торган Кояш тотылу 2020 елның 21көнне була.
Хәзер Марсның орбитасы, хәрәкәте, каршы торышы турында сөйләшик. Марс эксцентристеты 0,093, зур ярым күчәре 228 миллион километр булган эллиптик орбитада әйләнә. Кояшка бер якыная һәм бер ерагая. Җир үзенең хәрәкәте вакытында вакыт - вакыт Кояш белән Марс арасына килеп керә, өчәүләп бер туры сызыкта яталар. Бу торыш Марсның каршы торышы дип атала. Каршы торыш вакытында Җир белән Марс арасы 55,4 миллион километрдан 101, 2 миллион километрга чаклы булырга мөмкин. Ара 60 миллион километрдан артмаса, андый каршы торышны "бөек каршы торыш" дип атарга килешенгән. Бөек каршы торыш 12 июльдән 4 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында гына булырга мөмкин. Димәк, каршы торыш 12 июльгә яки 4 октярьгә туры килә икән ара 60 миллион километр калачак. Бу даталарның нәкъ уртасында 23 август. Каршы торыш 23 августка туры килә икән ара минималь - 55,4 миллион километр калачак. 2003 елда каршы торыш 4,5 тәүлеккә генә соңгарып ара 55,5 миллион километр булды. Бу гади каршы торыштан икенчесенә чаклы уртача 780 тәүлек вакыт үтә. Планеталарның эллептик орбиталарда әйләнүләре нәтиҗәсендә ул 764 тәүлектән 811 тәүлеккә кадәр булырга мөмкин.Ә бер бөек каршы торыштан икенчесенә чаклы йә 15, йә 17 ел вакыт үтә. Марсның хәрәкәтендә 284 еллык зур цикл бар. Бары тик 284 елдан соң гына Марсның каршы торышы шул ук датага туры килә. 15х Х 17у=284. Тигезләмәсен натураль саннар өчен чишсәк, х=11 һәм у= 7 икәнлеген табабыз. Шулай итеп 284 ел эчендә 15 әр еллык 11 цикл, 17 шәр еллык 7 цикл була. Минем исәпләүләрем күрсәткәнчә, 2018 елгы каршы торыштан соң чираттагы бөек каршы торыш 17 елдан соң 2035 елның 16 сентябрендә генә булачак. Аңа кадәр, бәлки, кеше дигән зат Марска очып аның өслегенә дә аяк баскан булыр. Сызымда рәттән килүче өч бөек каршы торыш һәм ике бөек каршы торыш арасындагы гад
и каршы торышлар күрсәтелгән. Орбитаның бөек каршы торышлар зонасы калын сызыклар белән бирелгән. Ике планета арасындагы саннар миллион километрда араны күрсәтә. Узеллар линиясе Марс орбитасын эклиптикадан өстә һәм аста яткан өлешләргә бүлә. Рим цифрлары айларны күрсәтә. Күрсәтелгән айда Җир үз орбитасының шул участогында була. П һәм А орбиталарның перигелий һәм афелей дигән нокталары.
2018 елда Юпитер Үлчәү йолдызлыгында, Сатурн Укчы йолдызлыгында (көньякта түбән генә), Уран Кучкар йолдызлыгында, Нептун Сукояр йолдызлыгында булачак. Венера һәм Меркурий тиз хәрәкәтләнәләр, шуның нәтиҗәсендә алар бер елда барлык зодиакаль йолдызлыкларда да булырга өлгерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев