Чүпрәле укучылары төбәкара конференция җиңүчеләре
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары төбәкара конференция җиңүчеләре

Өченче февральдә Апас муниципаль районы Каратун урта мәктәбе базасында КФУ галимнәре тарафыннан "Фән һәм җәмгыять: яшь эзләнүчеләр карашы" темасына регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

"Яшь эзләнүче", "Татар филологиясе", "Мәдәният һәм сәнгать" юнәлешләре буенча төрле секцияләрдә үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен яклап, беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең түбәндәге сәләтле укучылары җиңүче булып танылдылар:

· 2 «А» сыйныфы укучысы Сәлимҗанов Ильяс Радмил улы (фәнни җитәкче: Ахметова Гөлнара Мансуровна.),

· 6 «Б» сыйныфы укучысы Камалова Алинә Әнис кызы (фәнни җитәкче: Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна),

· 10 «Б» сыйныфы укучысы Калимуллина Вәсилә Ринат кызы (фәнни җитәкче: Ахметова Алина Александровна)

Конференциядә җиңү яулаган укучыларны тәбриклибез!


Нет комментариев