Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлеләрнең кар автомобилен тикшерәчәкләр

"Кар автомобиль"ләрендә (снегоход) йөрергә яратучылар саны елдан ел арта барса да, аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен күпләр сакларга яратмый.

Әлеге техника хуҗалары аны тиешле срокларда теркәмиләр, техник күзәтү үткәрелми, аны йөртү өчен категорияләре дә булмый, булган очракта үзләре белән моны дәлилләүче документларын йөртмиләр. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү максатын күздә тотып, республика, шул исәптән безнең район буенча 5 матрка кадәр "Снегоход-2018" операциясе үткәрелә.

-Мондый рейдлар ЮХИДИ, МЧС, аучылык службалары хезмәткәрләре белән бергәләп үткәрелә. Тиешле таләпләрне бозучылар ачыкланганда аларга карата законда каралган чаралар кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Гостехнадзорының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев