Янгынга каршы закон кырыслана
Узган 2017 елның 30 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе гамәлдәге "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйган иде. Шуңа ачыклык кертү максатыннан Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы, эчке служба майоры Инсаф Шакировка мөрәҗәгать иттек.
Россия Федерациясенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яңа тәртипнең гамәлдә ничек үтәлүен тикшерү максатында, профилактик рейдлар уздыра башлады да инде. Төп үзгәрешләр бу юлы тәмәке тартучыларга кагыла. Хәзер тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән (йорт, квартир, поезд, машина тәрәзәсеннән һ.б) ыргыту тыела. Җир кишәрлекләреннән файдаланучылар, аларның хуҗалары, бакчачылык ширкәтләре, дача кооперативлары әгъзалары да территорияләрне чүп-чардан арындырып тору, чистарту, чүп үләннәрне чабу турында даими кайгыртып торырга тиешләр. Ә тагын транспорт инфраструктурасының саклаулы зоналарында утын,печән кибәннәре өеп кую да рөхсәт ителми. Без бу үзгәрешләр язгы-җәйге чорда, эсселәрдә еш күзәтелә торган коры үлән яну, утның табигый тирәлеккә таралу кебек куркынычын киметер дип өметләнәбез. Янгыннарга каршы күзәтчелек службасы хезмәткәрләре белән бергә рейдларга башкарма комитет һәм авыл җирлекләре вәкилләре дә чыгачак. Яңа кагыйдәләргә буйсынмаган гаепле кешеләрне 4 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев