Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
(Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
-
2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). 2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
-
Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә студентлар белән очрашу узды
Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә "Бер күрешү үзе бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәләре үткәрү традициягә кереп китте.
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак.
-
Чүпрәледә авыл җыеннары башлана
5 февральдән авыл җыеннары башлана. Керәсе атнада җыеннар: 5 февральдә -Яңа Чокалы, Элмәледә, 6 февральдә- Чуваш Бизнәсе, 7 февральдә-Зур Аксу Иске Чокалы, Түбән Чәке, Шатрашан, 8 февральдә Городище, Яңа Чәке, Чуваш Чүпрәлесе, 9 февральдә Матак, Мунчали авыл җирлекләрендә уздырылачак. Очрашуларда халык үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә җиткерә алачак.
-
Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк
Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу Россиядә иң күләмле социаль түләү.
-
Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан.
-
Иске Кәкерле урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды
Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше...
-
Раджеш Сингх Кумар Зур Аксу урта мәктәбенә видеокамера бүләк итте
Күптән түгел гомумбелем бирү учреждениеләре арасында мини-футбол буенча зона ярышлары булып үткән инде. Зона ярышларында Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районнарыннан командалар катнашты.
-
Чүпрәледә җәмәгать тыңлаулары үтәчәк
Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләү кысаларында биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә 2018-2019 еллардагы аучылык сезонында аучылык ресурсларын алу күләмен раслау материалларын әзерләү эшләре алып барыла.
-
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
-
2018 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр
19 март - мөселман календарендә изге саналган Рәҗаб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгәмбәрнең, Гайсә пәйгәмбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләр үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 22 март - Рәгаиб кичәсе (Пәйгәмбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн) 13 апрель - Мигъраҗ кичәсе...
-
Ут, газга бәяләр июльдән артачак
«Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек.
-
Чүпрәле мөгаллимнәре "Ел укытучысы " бәйгесендә сынашты
Районда педагогик хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәрилеген ачыклау максатыннан "Ел укытучысы " бәйгесе үткәрелә. Бәйге яшь укытучылар, шулай ук инде тәҗрибә туплаган укытучылар арасында да, иң-иңнәрне күрергә мөмкинлек ача. Аның кысаларында алдынгы "Ел тәрбиячесе", "Өстәмә белем бирү мөгаллиме", "Сыйныф җитәкчесе" дә ачыклана.
-
Иске Шәйморза китапханәсендә авылдашыбызның кул эшләнмәләреннән күргәзмә эшли башлады
Иске Шәйморза авылында кызыклы шәхесләр бихисап. Алар җырга, моңга гашыйк халык. Атаклы җырчыбыз Габдулла Рахимкулов та чыгышы белән Шәйморза кешесе. Бүгенге язмам, шулай ук күп кырлы талант иясе, Вахитова Тәнзилә апа турында булыр, төгәллерәк әйтсәк, аның кул эшләнмәләре хакында.