Татарстанда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Көн вакыйгасы

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Чүпрәлеләр үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен Киров районында Батыршин урамы киселешендә тәкъдим итәләр.

Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Ярминкәләр агымдагы елның 19 мартыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча яңартылачак.

Шулай итеп, агропредприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм муниципалитетларның КФХлары Казан халкын үз продукциясе белән сөендерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, чүпрәлеләр үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен Киров районында Батыршин урамы киселешендә тәкъдим итәләр.


Нет комментариев