Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Мәктәп автобуслары контрольдә тора

Балаларны йөртү өчен автобуслар техник яктан төзек, куркынычсызлык каешлары, тахограф, "Глонасс - 112" системасы, "Балаларны күчереп йөртү" һәм "Тизлекне чикләү" билгеләре белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар төркемнәрен автобуслар белән йөртүне контрольдә тота. Балалар ташуны гамәлгә ашырганда таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган автобуслар белән балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләре белән билгеләнде.

Балаларны автобуслар белән йөрткәндә төп таләпләрнең берсе булып тиешле хәбәрнамәнең ЮХИДИ бүлекчәсенә вакытында тапшыру тора. Хәбәрнамәне ЮХИДИгә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайты аша бирергә мөмкин.

Балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртү "D" категориясендәге транспорт чарасын йөртүче сыйфатында эш стажы булган, балалар төркемен оешкан рәвештә ташу башланганчы бер ел дәвамында юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен идарә хокукыннан мәхрүм итү яки административ кулга алу рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылмаган машина йөртүчеләр рөхсәт ителә.

Автобуслар техник яктан төзек, куркынычсызлык каешлары, тахограф, "Глонасс - 112" системасы белән җиһазланган, "Балаларны күчереп йөртү" һәм "Тизлекне чикләү" билгесе куелган булырга тиеш. Бу хакта Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов хәбәр итә.     

Кануннар нигезендә балалар төркемнәрен автобусларда оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләрен бозган өчен йөртүчеләргә карата - 3-5 мең сум, вазыйфаи затларга карата - 25-50 мең сум, юридик затларга карата 100-200 мең сум административ штрафка тарту кебек җаваплылык каралган.

Район дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев