Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр

Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы җирле үзидарә көне алдыннан узды.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе бинасында ел саен уздырыла торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Тантаналы чарада «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Быел конкурска барлыгы 15 номинация буенча 182 гариза бирелгән, 65 лауреат җиңүче дип табылган. «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына тугыз номинация буенча 126 гариза бирелгән. Җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсында алты номинация буенча 56 гариза кабул ителгән. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан журналистлар бәйгесендә «Җирле үзидарә эшчәнлеген туган телдә яктырту буенча иң яхшы журналист эше»дигән яңа номинация булдырылган.

«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе инициативасы буенча, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән, 2006 елдан башлап, Татарстан Республикасында җирле үзидарә системасы оешканнан бирле үткәрелә.

Реклама

"Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе" номинациясендә Рәхмәт хаты белән Чүпрәле районы Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев бүләкләнде.

Шулай ук "Авыл җирлеге эшчәнлегендә "Электрон хуҗалык кенәгәсе" мәгълүмати-аналитик системасыннан нәтиҗәле файдалану" номинациясендә Чүпрәле районы Шылангы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Шәмсия Алимова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X