Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре армия хезмәтендә

Рәхмәт хатлары килә.

Раил Исхаков – үрнәк солдат

Агымдагы елның  июнь аенда Яңа Кәкерле авылыннан Раил Исхаковны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озатуга нәкъ бер ел була.

Раил Яңа Кәкерле мәктәбен тәмамлаганнан соң Буадагы техникумнарның берсендә газ белгече һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә укырга керә һәм биредә 1нче курсны тәмамлаганнан соң Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китә.

Раил гаиләдә икенче бала. Абыйсы Раиф та армиядә була, Каспийск диңгезе флотилиясендә, диңгез пехотасы десантчысы булып хезмәт итә. Абыйсы үрнәгендә Раил дә армиядә булуны үзенең бурычы дип саный.

Мәктәптә, аннан соң техникумда уку елларында Раил ныклап торып спорт белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп ул кече яшьтән үк үзен армия хезмәтенә әзерли. Техникумда уку вакытында командалары белән футбол, мини-футбол буенча узган ярышларда күп тапкырлар җиңү яулыйлар. Раилнең физик яктан нык егет булуын исәпкә алып , аны Новосибирск шәһәренә, һава десант гаскәрләренә (ВДВ) әзерләү өчен 6 айлык курсларга укырга җибәрәләр. Биредә аларны парашюттан сикерергә һәм башка бик күп төрле хәрби серләргә өйрәтәләр. Аннан соң үткән елның  декабрь башларында алар төркемен Владикавказ шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсенә күчерәләр.

Биредә дә сынатмый Раил. Аның армиядәге хезмәте командирлары тарафыннан да бары тик яхшы яктан гына бәяләнә. Әле күптән түгел генә якташыбызны дисциплинаны, командирларның боерыкларын үрнәк үтәгәне һәм хәрби әзерлек буенча яхшы билгеләргә лаек булганы өчен Грамота белән бүләкләгәннәр. Әнисе Гөлшат Нургасим кызы һәм әтисе Равил Ишмөхәммәт улы исеменә дә часть командирыннан Рәхмәт хаты килә.

Раилнең армиядә ирешкән әлеге уңышлары өчен чын күңелдән шатланып, алдагы берничә ай хезмәтен дә үрнәк итеп үтәп, туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Якташыбыз контракт буенча хезмәт итә

Районның Село Уби авылыннан Сергей Витальевич Скорняков хәрби хезмәтен контракт буенча үтә.

Уби авылындагы урта мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Сергей Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендәге финанс-икътисад колледжына укырга керә. Биредә өч ел белем алганнан соң дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, финанс-икътисад белгечлеге буенча диплом ала. Көзен исә дипломлы яшь белгечне армия хезмәтенә чакыралар.

Сергейның физик яктан нык егет булуын һәм колледжда укуын исәпкә алып, аны Мәскәү өлкәсендәге Балашихидагы хәрби частьләрнең берсенә хезмәткә алалар. Дисциплиналы, командирларының боерыкларын төгәл үтәгән, белемле егетне часть командованиесе дә тиз арада күреп ала һәм аңа хезмәтен контракт буенча үтәүне тәкъдим итәләр. Әти-әнисе белән киңәшеп алганнан соң Сергей һич икеләнмичә әлеге тәкъдимне кабул итә һәм ике елга төзелгән контрактка имзасын куя. Менә инде ул хезмәтенең икенче елын “Росгвардия” подразделениесында үтүен дәвам итә.

Биредә белемле яшь контрактчы солдатны оператив билгеләнештәге хәрби частьларның бүлекчәләре командирлары программасы буенча укыталар һәм кече сержант званиесе бирәләр.

Бүгенге көндә Сергей хезмәт иткән Росгвардия подразделениесы совет халкының фашизмны җиңүе хөрмәтенә 9 май көнне Кызыл мәйданда үтәчәк Мәскәү гарнизоны гаскәрләренең хәрби парадында катнашуга әзерлек алып баралар. Кызыл мәйданда үтәчәк әлеге парадта якташыбыз Сергей Скорняков та катнашачак. Аңа уңышлар телибез.

 

Росгвардияче Инсаф

Рядовой Инсаф Хафизов “Россия Гвардиясе” подразделениесендә үрнәк солдатлардан санала.

Инсаф Илдар улы 2021 елның июнь аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Зур Чынлы авылында 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Олимпия резервының Ульяновск спорт техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. Дипломлы белгеч иң башлап, армиядә хезмәт итүне үзенең бурычы дип саный. Казандагы хәрби комиссариатта вакытта аны Россия Кораллы Көчләренең Ростов өлкәсендәге Казачьи лагери поселогындагы “Россия Гвардисе” кебек үтә дә җаваплы подразделениесенә билгелиләр.

Физик яктан сәламәт, мораль яктан тотрыклы, спортны үз иткән егет биредә дә сынатмый, тиз арада командирлары һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Аның армиядәге хезмәте дә дә командирлары тарафыннан бары тик яхшы яктан гына бәяләнә. Әти-әнисе исеменә җибәрелгән Рәхмәт хаты да моңа бер дәлил булып тора.

Инсафның әти-әнисе Илдар һәм Эльмира икесе дә гомере буе туган авылларында хезмәт куялар. Улларының элиталы частьләрнең берсендә яхшы хезмәт итүе ата-ана өчен дә зур куаныч, әлбәттә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев