Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

21 апрельдә Җирле үзидарә органнары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Быел республикада җирле үзидарә системасы эшли башлауга 15 ел тулды.

2006 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе оештырылды һәм Советның беренче съезды булды. Муниципаль берәмлекләр советы муниципалитетлар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек, җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеген тәэмин итә, муниципалитетларга хокукый ярдәм күрсәтә, муниципаль идарә өлкәсендә уңай тәҗрибәне өйрәнә һәм тарата, муниципаль кадрларны әзерләүдә һәм квалификацияләрен күтәрүдә катнаша.

Татарстан Республикасының даими халкы саны 01.01.20203 902,88 мең кеше.

Шул исәптән:

Шәһәр халкы-3 002,17 мең кеше (76,9 %)

Авыл халкы-900,71 мең кеше (23,1 %).

 

Татарстан Республикасында - 3 118 торак пункт,

Шуның:

шәһәр округлары – 2,

шәһәрләр – 22,

шәһәр тибындагы бистәләр – 17,

авыл торак пунктлары-3078.

 

Реклама

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында-956 муниципаль берәмлек:

муниципаль районнар - 43

шәһәр округлары – 2 (Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре)

шәһәр җирлекләре-39 (шәһәр - 22, шәһәр тибындагы поселоклар-17)

 

Чүпрәле районында 19 авыл җирлеге, 52 торак пункт бар

Алардан:

Татар авыллары -30

Чуаш авыллары -22

Җирле үзидарә көне уңаеннан Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлау сүзләрен җиткерде. Анда мондый сүзләр бар:

–Безнең уртак бурычыбыз-халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, райондагы һәр торак пунктны яшәү, эш һәм ял итү өчен уңайлы итү. Аны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бергә эшли белүенә, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә карата уйланылган алымнар табуына да бәйле.

Бүген хакимият органнары ветераннарына аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез нәтиҗәсендә Чүпрәле районының социаль – икътисади потенциалы булдырылды. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Сезнең һәрберегезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X