Киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклана.
Бүген, 1 апрельдә һава торышы үзенчә шаяртты: бөтен дөньяны ап-ак кар белән каплады.
Апрельнең беренче көнендә төнлә белән яуган карны чүпрәлеләр билгеле көтмәде. "Автотранспорт белән өйдән чыгар өчен, өй алдын чистартырга кирәк булды. Аннары машинаны чистарттык.", дип сөйләделәр.
Ә кемдер "Табигатьнең начар һавасы юк", - дип, киресенчә яуган карга шатлана гына.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, беренче апрель кары озак тормаячак.
2 апрельдә температура 2-7 градуска кадәр, көньякта — берьюлы +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда кар боткасы, бозлавык һәм кар көртләре саклана. Күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм томан аркасында начарлана.
3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә булачак. Төнлә термометр баганалары 0дән +5кә кадәр, көндез 8-13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Шул ук вакытта киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклана.
Нет комментариев