Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран үз гражданлык позициясен белдерү өчен сайлау участогына шәхсән үзе килгән.
Чүпрәле районында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү дәвам итә. Сайлау участоклары 18 сентябрьдә ачылды, һәм Иске Кәкерле авылында иң хөрмәтле кунакларның берсе 99 яшьлек Зәки абый Сәмәрханов булды.
Зәки абый Сәмәрханов-гаиләсе өчен генә түгел, бөтен район өчен легенда кеше. Аның язмышы - ул тулы бер чорның чагылышы. Ветеран әйтүенчә, бүгенге тормыш сөендерә: хәзер бөтен уңайлыклар да бар, һәм аның буыны өлешенә төшкән мәхрүмлекләрне кичерергә туры килми.
Колхозда ул иртә эшли башлаган — 12 яшьлек малай чагында ук кырда эшләгән, атларны караган. Ул 60 елдан артык гомерен туган хуҗалыгына багышлаган. Аның гаилә тарихы да горурлык уята. Тормыш иптәше Рәхилә апа белән тугыз бала үстерәләр. Хәзер ветеранны авылда яшәүче балалары карый. Аның 30 оныгы бар.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында 36 сайлау участогы ачылды. Алар тавыш бирүнең барлык өч көне дәвамында 20:00 гә кадәр эшләячәк. Районда барлыгы 15 443 сайлаучы теркәлгән.
Нет комментариев