Эт бәйдә булырга тиеш Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылган иде.
Үткән атнада район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды. Аңа район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелек итте.
Утырышта Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча Иске Элмәле һәм Иске Чүпрәле авылларындагы гражданнарга карата этләрен урамда ирекле рәвештә йөртү буенча төзелгән ике беркетмә каралды.
Әйтергә кирәк, этләр проблемасы авыл җыеннарында да еш күтәрелә. Бәйдә булмыйча, үз иркендә йөргән этләрнең хуҗалары белән очрашып сөйләшүләргә дә карамастан, аларның кайберләре әле дә булса этләрен бәйгә куярга ашыкмыйлар, алар һаман да булса урамда, кешеләргә ташланып, машиналар артыннан өреп чабуларын дәвам итәләр. Ә бит безнең урамда өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да йөри. Этләр менә аларга аеруча зур куркыныч тудыралар. Биредә район халкына мөрәҗәгать итеп, эт асрыйсың икән, аны бәйдә тот, диясем килә. Чөнки мондыйларга карата закон да катгый хәзер, штрафлар салу каралган. Комиссия тарафыннан да этләрен урам иркенә куючы ике гражданга карата штраф салынды.
Ә менә шундый тәртип бозулар белән тагын бер тапкыр “эләгәсең” икән инде, бу юлысы инде штраф суммасы да икеләтә арттырылып биреләчәк. Әлеге сумма инде кесәңне шактый юкартачак. Шуңа да ниндидер гамәл кылыр алдыннан, бу закон кысаларына сыямы, юкмы икәнен уйларга кирәктер башлап.
Үз иркендә йөргән этләр ауланып, Мәләкәс шәһәрендәге махсус приютка озатыла.
Нет комментариев