Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» хәйрия хәрәкәте килеп җитте

Татарстанда  "Помощь рядом!Ярдәм янәшә!" хәйрия хәрәкәте старт алды

Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырыла. Проект илдә  коронавирус инфекциясе таралу аркасында катлаулы тормыш хәлендә калганнарга ярдәм күрсәтүне күздә тота һәм ул республикада  яшәүче  55 меңнән артык кешегә тапшырылачак. Проектка финанс ярдәмен Ак Барс банк күрсәтә.

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика халкына һәрьяклап ярдәм итү өчен булдырылган. Аңа эре предприятиеләр җитәкчеләре, бизнес хуҗалары, җәмәгатьчеләр, иреклеләр һәм битараф булмаган барлык гражданнар, волонтерлар керә.

Азык-төлек җыелмасы – ярдәмнең бер төре. Хәрәкәт кысаларында, кешеләргә волонтерлык, финанс, мәгълүмати, психологик, белем бирү ярдәме күрсәтелә.

Ярдәм алучыларның иң зур төркеме – җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан (8 938 сум) кимрәк булган гаиләләрдән 8 яшьтән өлкәнрәк балалар. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук 7 311 сумнан кимрәк керем белән 16 меңнән артык 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионер һәм 9 мең балигъ булмаган бала алачак, аларның ата-аналары шәхси эшмәкәр яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр (анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан очракта), опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Азык-төлек җыелмалары ике ай (май, июнь) дәвамында дүрт тапкыр тапшырылачак.

3 май көнне «Помощь рядом! Янәшәдә ярдәм!» логотибы төшерелгән беренче йөк машинасы Чүпрәле районына да азык-төлек җыелмалары алып килде. Шушы ук көнне җыелмаларны бушатуда һәм өйләргә таратуда 50ләп волонтер, авыл җирлекләре башлыклары  катнашты.

Азык-төлек җыелмалары таратучы волонтерлар арасында район башлыгы Марат Гафаров та бар иде. Ул Иске Чүпрәле авылында яшәүче алты бала әнисе Гелфинур Вәлиуллова  гаиләсендә булды һәм аларга ике азык-төлек җыелмасы тапшырды.

– Бу катлаулы вакытта безгә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтлебез. Тормышлар имин, дөньялар тыныч, җитәкчеләребезгә исәнлек бирсен Ходай, - диде Гелфинур ханым.

Шундый ук, азык-төлек җыелмасын Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче   Фиркать Айнулловка да китерде.

- Мондый ярдәм минем өчен зур бүләк.  Пенсиям бик кечкенә -5000 мең сумнан аз гына артык. Утка-газга түлим дә дә бетеп тә китә, азык-төлек алырга әлләни калмый да диярлек. Бу игелекле эшне гамәлгә ашырган, аны башкарган, безне искә алып, игътибар күрсәтүчеләргә олы рәхмәтләремне белдерәм, -диде пенсионер.

Район башлыгы Марат Гафаров  коронавирус инфекциясе пандемиясенә каршы көрәш чорында катлаулы тормыш хәлендә калган, бүгенге көндә аеруча мохтаҗлык кичергән чүпрәлеләргә ярдәм күрсәтелү дәвам итәчәген белдерде. Әлеге хәрәкәткә кушылыган эшмәкәрләргә, волонтерларга рәхмәтләрен әйтте.

«Помощьрядом! Янәшәдә ярдәм!» хәрәкәте  кысаларында күрсәтелүче хәйрия ярдәме  400 дән артык чүпрәлегә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев