Чүпрәледә яшәүче ханымның дүрт баласына 81344 сумлык алимент бурычы җыелган
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшәүче ханымның дүрт баласына 81344 сумлык алимент бурычы җыелган

Алимент түләмәү – җинаять

Чүпрәле районы суды балигъ булмаган дүрт баласына алимент түләмәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.

Әни кеше РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1 өлеше белән каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды.

Суд карары нигезендә бу хатын-кыз балигъ булмаган балаларын карап тотуга алимент түләргә тиеш була. Әмма аның  алимент  түләүдә бурычлары җыела - 81344 сумга җитә.

Суд утырышында ул үзенең гаебен тулысынча таныган. “Суд аңа карата тугыз айга төзәтү эшләре рәвешендә һәм моңа өстәп хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән  җәза билгеләде”,-ди район суды пресс-секретаре Лилия Мөшәрәпова.


Нет комментариев