Чүпрәле районында 2022 нче елда беренче бала дөньяга килде
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында 2022 нче елда беренче бала дөньяга килде

Бала Иске Чүпрәле авылында яшәүче Васильевлар гаиләсендә туган.

Чүпрәле районында 2022 елда беренче бала - нәни кызчык  бүген иртәнге сәгать 10да дөньяга килгән. 

Баланың әнисе Ирина Петровна Васильева үзен яхшы хис итә. Ире белән бергә алар тагын бер бала үстерәләр, Иске Чүпрәле авылында яшиләр.

Васильевларны яңа туган сабыйлары белән котлыйбыз, сабыйга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.


Нет комментариев