Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Сөт сава алсаң–акчалы булырсың
Чүпрәле районы икътисадында авыл хуҗалыгына зур бер өлеш туры килүен сөйләп торуның кирәге дә юктыр, мөгаен. Районда җитештерелгән товарның күбесе шушы тармакка туры килә. Шуңа да бу өлкәдә аз гына "салкын җил иссә" дә, бу үзвакыты белән "каты авыруга" китереп җиткерергә мөмкин. Менә шушы "салкын җилләрне" кисәтү максатыннан район җитәкчелеге...
-
Чүпрәледә техниканы кышкы саклауга куюның торышын тикшерделәр
Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина- трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана.
-
Терлекчелекне кем артка сөйри?
"Көз үтеп китмәгән, кыш җитмәгән. Бу чор терлекчелек өчен иң кыен вакыт",- ди семинарда җаваплылыгы чикләнгән "Нәсел" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев.
-
Ике сыерга – бер чиләк
Республиканың 21 районында сыерларның баш саны кимү белән беррәттән, савым күләме түбән тәгәри. Әлмәт районында сентябрь аенда гына да сөт җитештерү 362 тоннага, Кама Тамагында - 393, Чистай хуҗалыкларында 260 тоннага кимегән. Ярый әле терлекчелектармагын игътибар үзәгендә тотып, алны-ялны белми тырышып эшләүче Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Актаныш һәм кайбер башка...
-
Чүпрәле аграрчылары имтихан тота
Иске Чокалы авылындагы "Низамов А" крестьян- фермер хуҗалыгында үткән семинар- киңәшмәдә агропромышленность комплексындагы барлык тармакларны кышкы чорга әзерләү турында сөйләштеләр. Төп игътибар басу эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, тагылма инвентарьларны төзекләндерү һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәүгә юнәлтелде.
-
Чүпрәледә көзге эшләр
Басулардагы эшләр акрынлап ахырына якынлаша. Хәзер авыл эшчәннәренең бөтен тырышлыгы шикәр чөгендерен җыеп алуга юнәлтелгән. Быел аны район буенча 3383 гектарда казытып аласы бар. 235 гектарны биләгән плантациянең татлы тамырлары җыеп та алынды, уртача уңыш 340 центнерны тәшкил итә. 8000 тоннадан артык чөгендер кабул итү пунктларына озатылды.
-
“Цильна”да чөгендер алуга керештеләр
Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар көзге культураларны чәчүгә керештеләр. Район буенча бүгенге көнгә 10013 гектар мәйданда көзге культуралар орлыклары җир куенына салынган. Шуның 900 гектарын арыш, 9113 гектарын көзге бодай тәшкил итә.
-
Чүпрәледә урып- җыю 90 процентка төгәлләнде
Көннәрнең аяз торуы урып- җыю эшләрен югары темпта дәвам иттерү өчен тулы мөмкинлекләр бирә. Агро идарәдән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, пландагы 39222 гектар мәйдандагы игеннәрнең 35 мең гектарыннан артыгында (90 % чамасы) суктыру эшләре башкарылды.
-
Чүпрәледә комбайнчылар ярышы
(Мәгълүматлар 11 августка)
-
Чүпрәле терлекчеләре темпны киметмәскә тырышалар
Ферма хезмәтчәннәре үз алларына куелган бурычны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешәләр. Үткән елның җиде ае белән чагыштырганда, 11439 центнер сөт (8%) артык җитештерелде. Ел башында район башлыгы Александр Шадриков һәр сыердан уртача сөт савуны 5500 килограммга җиткерүне бурыч итеп куйган иде. Аның өчен ел дәвамында сөт малларының продуктлылыгын кимендә...
-
Чүпрәледә урак батырлары бүләк ала
Район басуларында көзге культураларны урып- җыю тулысынча төгәлләнде. Борчак һәм арпа суктыру соңгы гектарларда бара. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, эш темпы шактый югары. Былтыргыга караганда 6000 гектар мәйданда игеннәр күберәк суктырылды һәм ашлыкның тулаем җыемы 31000 тоннадан артыграк булды. Бүгенге көнгә планда каралган 39222 гектар ашлык басуының...
-
Чүпрәледә комбайнчы 1400 килограмм бодай урлаган
Терлек азыгы әзерләү һәм урып- җыю чорында авыл хуҗалыгы продуктларының, ягулык- майлау һәм башка материал байлыкларның сакланышын тәэмин итү максатыннан район территориясендә "Уңыш" операциясе бара.
-
Чүпрәледә комбайнчылар ярышы
Мәгълүматлар 4 августка
-
Чүпрәледә кыр эшләренә күзәтү
Район басуларында урып- җыюның кызган чагы. 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар биләгән 39222 гектардагы мәйданның 14613 гектарында (37,3 %) игеннәр суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Районда тулаем 40261 тонна ашлык суктырылды. Һәр комбайн 28 гектарда эш башкарган. Бер көндә 1650 гектардагы...
-
Чүпрәле районы басуларында урып - җыю эшләре гөрли
Район басуларында урып- җыю эшләре кызганнан- кыза бара. 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекле ашлык суктыра.