Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Мактау тактасында алдынгы комбайнер
34 еллык бай тәҗрибәсе булган Валерий Храмов быелгы урып- җыю чорында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне, үзенә тапшырылган техникадан максималь файдаланганы һәм эшне сыйфатлы үтәгәне өчен район җитәкчелеге тәкъдиме белән район газетасы битендә оештырылган "Мактау тактасына" кертелде.
-
Чүпрәледә кылны кырыкка ярыр чак
Ашлык фронтындагы көрәш киң колач алды. Бүген район басуларында 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекләр суктыра.
-
Чүпрәле кырларында иген шавы
Исегезгә төшерәбез, быел районыбыз басуларында 39222 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар үстерелде. Яз һәм җәй айларында явым- төшем чагыштырмача җитәрлек дәрәҗәдә үк булмаса да, ашлык уңышы мул күренә. Моны игенчелектә югары технологияне дөрес куллану һәм механизаторларның үз вазыйфаларына җаваплы карашлары нәтиҗәсендә ирешелде дип аңларга кирәк.
-
Чүпрәледә урак өсте
Авыл кешесен шатландыра торган бер вакыт инде ул урып-җыю чоры. Ындыр табакларына ашлык кайту, яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп килүе күңелгә бер хозурлык бирә. Быелгы ел, игенчелек өлкәсендә бераз уңышлырак булырга да охшап тора.
-
Чүпрәледә беренче ашлыкны Мәхмутовныкылар суктырды
Җиңел кулдан дигәндәй, быелгы уракка районда беренчеләрдән булып Ильмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре кереште.
-
Чүпрәледән "Цильна"җәмгыяте сыер савучысы конкурста катнаша
21 - 22 июльдә Кукмара районында машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы ысулларын тарату максатында уздырыла.
-
Чүпрәледә иң яхшы сабанчыларны ачыкладылар
28 июнь көнне районда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыклардан иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде.
-
Чүпрәледә печән әзерләү һәм сенаж салу дәвам итә
Хуҗалыкларда эшнең кызу чагы. Хәзер барлык җирлекләрдә дә терлек азыгы әзерләүгә бердәм керештеләр. Район буенча 900 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән әзерләнде һәм 9000 тоннага якын сенаж салынды. Планга карата үтәлеш 12- 20 процентны тәшкил итә. 66 тонна яфраказык тупланды. 8290 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең 4000 гектары печән, сенаж һәм...
-
Чүпрәледә күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр
Район хуҗалыкларының күпчелеге күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Бүгенге көнгә ике мең гектардан артык мәйданның 713 гектардагысы - печәнгә, 610 гектардагысы сенажга һәм 694 гектардагысы яшел азыкка чабылды.
-
Чүпрәле терлекчеләре нәтиҗә ясый
Кышлату чоры артта калды. Төрле кыенлыкларга да карамастан, терлекчелек тармаганда хезмәт куючылар үзләренең фидакарь тырышлыклары нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга да ирештеләр. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү ун процентка артты, ягъни былтыргыга караганда 8737 центнер артыграк продукция җитештерелде.
-
Чүпрәле районында терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканы тикшерделәр
Бүген район хуҗалыкларында алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген ачыклау максатыннан тикшерү үткьрелде.
-
Чүпрәле авыл хуҗалыгына яшь кадрлар кирәк
Авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли торган уку йортларында белем алучы студентлар күп, районыбыздан гына да йөзгә якын егет һәм кыз шундый белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерә.
-
Терлекчелеккә фән ярдәме кирәк
Хуҗалыкларда малларны кышлатуның барышын контрольдә тоту, алардан продукция җитештерүне киметмәү, сыерларны үзвакытында каплату һәм яшь үрчемне исән- имин саклап үстерүне тәэмин итүгә юнәлтелгән семинарлар дәвам итә. Аның чираттагысы П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Уби филиалында узды.
-
Чүпрәледә 286 млн. 528 мең сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелгән
Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы җирләре 82,2 мең гектар мәйданны били, шуның 68,8 мең гектары сөрүлек җирләр. 2015 елның алты аенда район буенча 286 млн. 528 мең сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелде.
-
Кече Чынлының алдынгы сыер савучысы Нурзидә
Интенсив терлекчелек үсеше буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте районда гына түгел, республика күләмендә дә иң эре хуҗалыклардан санала. Биредә ел саен мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сөт маллары да арта бара. Тиздән савым сыерларның баш саны бер меңгә җитәчәк.