Талантлары белән аерымланучыларга районда Зәки Нури премиясе бирү каралган.
Быел Зәки Нури премиясенә өч кандидат тәкъдим ителде. Нария Хисмәтуллова, Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле укытучысы-яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләүдә, шагыйрь-якташыбызның иҗатын пропагандалауда үзеннән зур өлеш керткәне өчен; Руслан Шәрәфетдинов, "Умырзая" халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе-мәдәният хезмәткәрләре арасында шагыйрьнең иҗатын пропагандалаганы өчен; Азат Вахитов, ЗАО "Стройсервес" җәмгыяте генераль директоры-иҗади шәхес буларак поэзия-проза өлкәсендәге эшчәнлеге өчен Заки Нури премия-сен алды (рәсемдә).
Котлыйбыз, уңышлар телибез!
Нет комментариев