Илсаф Рамиль улы Айзәтов – Иске Чокалы авылы егете.
Хәзерге вакытта ул Россия Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт срогын үтә. Илсаф көзге чакырылышта Армиягә алынган иде. Кайтырына да дүрт ай гына калып бара инде.
Илсаф Армиягә теләп китте. Без аның белән булачак солдатларны район үзәгеннән тантаналы рәвештә озаткан выкытта да күрешкән идек. “Бер ел гына бит, нигә бармаска, ди, күз ачып йомганчы узып китәр. Ир-атка йөкләнгән бурычлардан берәрсе үтәлә торсын”, дигән иде ул.
Егет Ногинскидагы Чүпрәле районы шефлык итә торган частькә эләккән. Күптән түгел генә анда район җитәкчелеге булып кайткан иде. Командирлары Илсаф Айзәтовның, шулай ук, Чүпрәледән булган башка егетләрнең дә, бик әйбәт хезмәт итүләрен, тырыш икәнлекләрен әйткән.
– Һәр көнне диярлек шалтыратып тора, сөйләшәбез. Хезмәтеннән бер дә зарланмый. Шулай да туган авылны, безне бик сагынуы турында әйткәли, - ди Илсафның әтисе Рамиль.
Шулай булырга тиештер дә инде ул – туган якны сагына-сагына хезмәт итсеннәр дә егетләребез, сау-исән сагынганнары янына әйләнеп кайтсыннар.
Нет комментариев