Гомәр – Чүпрәле районы Кушкуак авылының соңгы кешесе
Шәхесләр

Гомәр – Чүпрәле районы Кушкуак авылының соңгы кешесе

Узган гасырның 80 нче елларында Кушкуак авылында яшәүчеләр бөтенләй диярлек калмады.

Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузу элек-электән татар халкына хас асыл сыйфатларның берсе булган. Хәйрия игелек һәм изгелек дигән сүз. Ярдәм, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек һ.б. матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул.

“Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез”, - ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имам хатыйбы Җәмил хәзрәт Ибраһимов .

Узган гасырның 80 нче елларында Кушкуак авылында яшәүчеләр бөтенләй диярлек калмады. Яшьләрнең күбесе калага китсә, өлкәннәр исә “перспективасыз авыллар” исемлегенә кергән җирлектәге туган нигезләрен ташлап район үзәгенә килергә мәҗбүр булдылар.

 Шушы кадәр еллар үтсә дә, монда әле Кушкуакның соңгы сулышын тоеп бердән – бер ир- ат Гомәр Айзәтуллов яшәп ята. Әтисе белән икәү иде алар. Лотфулла абзый вафатыннан соң Гомәргә ялгыз яшәү ачысы белән йөзгә – йөз очрашырга туры килә. Язмыштан узмыш юк диләр. Ярый әле миһербанлы авылдашлар бар.

 Элек елларда Әмир абзый Аббазов авылга кайтып ялгыз ир – атның хәлен белешеп тора иде, хәлдән килгәнчә ярдәм дә итте. 90 яшькә җитеп барганда аның да физик яктан мөмкинлеге чикләнде шул. Хэзер мәчеттә аның вазыйфасын уңышлы гына дәвам иттерүче Җәмил хәзрәт Ибраһимов авылдашларны туплап еш кына кайткалап килә. Әле шушы көннәрдә генә Убидагы балалар социаль приюты директоры Рәмзия Хәйруллина һәм элемтә узелы хезмәткәре Ильмир Якупов белән бергәләшеп Гомәр Айзәтуллов янына кайтып килделәр, бик күп ашамлыклар бүләк иттеләр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр.


Нет комментариев