95 яшьлеген егетләрчә: Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Абдуллаҗан Атаулловны юбилее белән котладылар
Шәхесләр

95 яшьлеген егетләрчә: Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Абдуллаҗан Атаулловны юбилее белән котладылар

Чүпрәле районында өлкәннәрне юбилейлы туган  көннәре белән котлау традициясе дәвам итә.

Үткән көннәрдә Иске Чокалы авылында яшәүче Абдуллаҗан Атаулла улы Атауллов үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар  кабул итте.

Истәлекле гомер бәйрәме белән аны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады. Хезмәт һәм тыл ветеранына ул сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм РФ Президенты исеменнән котлау телеграммасын, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.  Котлаулар авыл җирлеге, шулай ук мәктәп дирекциясе исеменнән дә яңгырады. Укучылар юбиляр хөрмәтенә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

Абдуллаҗан Атаулловның барлык хезмәт юлы туган авылы, туган колхозы белән бәйле. Кечкенәдән үк ул эшкә тотынган, соңрак комбайнчы, тракторчы һөнәрен үзләштергән. 30 елга якын колхоз механигы вазифасын да башкарган, колхозны җитәкләгән еллары да булган. Күп биналар: авыл клубы, фермалар Абдуллаҗан абыйның  хезмәт эшчәнлеге елларында төзелгән авылда. Билгеле, ул төзелешләргә аның да өлеше кергән.  Ветеран үзе дә үткәннәрне искә алып: ”Үземне белә башлаганнан бирле, мин тәүлегенә нибары 4 сәгать кенә йокладым”, - ди.

Хатыны Хәтирә апа белән 60 елдан артык бер гомер кичергәннәр алар. Тигез, матур картлык гомеренә кергәндә генә, 5 ел элек, ветеран пар канатсыз калган. Абдуллаҗан абый карчыгын җылы хатирәләр белән генә искә ала. Шулай булмый мөмкин дә түгел кебек – алты балага гомер бирәләр, аларны икәүләп белемле итәргә тырышалар. Бүген балаларның күпчелеге шәһәрләрдә яши, ә юбиляр исә кызы Лилия һәм кияве тәрбиясендә гомер кичерә. Кызлар, уллар үзләре дә инде гомер сукмагының дистәләгән елларын үтеп баралар, балалар, оныклар, оныкчыклар үстерәләр.

Абдуллаҗан абый бик ачык кеше. Хәтере дә әйбәт, балачагын искә алып, аның авырлыгы турында сөйли.

–Әниләр елга буенда, кырда яшелчә үстерәләр иде. Мин шунда, кәбестәгә су сибешергә бара идем. Сыерны карау да минем өстә. Әни әйтә: “сыерның корсагының бер ягы тулганчы тор да, аннан кайтырсың”. Шул сыер корсагының тулганын көтә-көтә күз күгәрә иде. Ул вакытта бит ни кешегә, ни хайванга ашарга юк. Рәхәттә яшәмәдек, шулай да Ходай ярдәменнән ташламады,-ди.

Авылның хөрмәтле, озын гомерле кешесе әле дә эшсез утырырга яратмый. Йорттагы эшләрдә булыша. “Көннәр матур булганда урам башына кадәр барып, аннан кире әйләнеп кайтам. Җәяү йөрү сәламәтлек, аяклар өчен файдалы“, -ди авыл карты.

Туган  көненә аның барлык балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган иде. Әтиләренә, бабаларына  тормыш юлын үз эченә алган “95 томлык тарих”  дигән зур торт әзерләгәннәр.

Абдуллаҗан абый балаларында бер-берсенә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли алган.  Алар бик дус яшиләр, төп йорттагы барлык эшләргә дә кайтып җитеп, аны бергәләшеп башкаралар икән. Шуның белән дә бүгенге көндә Абдуллаҗан абый бәхетле әти, бабай булып гомер кичерә.


Нет комментариев