Зәки Нурига -100 ЯШЬ: видеорепортаж
Чүпрәледә танылган әдипнең 100 еллыгын билгеләп уздылар.
Ул узган гасырның 60-70 нче елларында Татарстан язучылар берлеген җитәкләгәндә һәм “Казан утлары” журналына мөхәррирлек иткәндә дистәгә якын яшь язучыны әдәбиятка алып керә, аларга китапларын чыгарырга булыша. Ә автографы белән үзенең китапларын бүләк иткәндә ул һәрчак “Партизан Зәкидән”дип яза торган була. Сүзебез фронтовик шагыйрь, сиксәннән артык китап авторы Зәки ага Нури турында бара. Яңа ел бәйрәме көннәрендә татар әдәбияты классигының туган ягы Чүпрәледә аның якташлары танылган әдипнең 100 еллыгын билгеләп уздылар. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев