Балалар Кыш Бабайга з шигырьләр сөйләделәр.
Чүпрәле районы паркларында Яңа ел каникуллары чорында мәдәни-күңел ачу чаралары уза.
Бүген, 3 гыйнвар көнне Иске Чүпрәленең "Дуслык" паркында Иске Чүпрәле күппрофильле лицей коллективы Яңа ел бәйрәме оештырдылар.
Паркка җыелган балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук әкият геройлары килүе шатландырды.
Балалар өчен чыршы тирәли әйлән-бәйлән, төрле уеннар оештырылды. Кыш Бабайга алар үз шигырьләрен сөйләделәр, һәм, әлбәттә, тәм-томнар алдылар.
Нет комментариев