«Наше время – Безнең заман»да Чүпрәленең эшләүче яшьләр командасы гомумкоманда зачетында 1 урынны яулады
Чара республиканың 30 шәһәре һәм районыннан 72 оешманың 700дән артык үзешчән артистларын берләштерде.
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион фестивале тәмамланды. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында тормышка ашырыла.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узган гала-концертта суперфинал нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар чыгыш ясады. Чара республиканың 30 шәһәре һәм районыннан 72 оешманың 700дән артык үзешчән артистларын берләштерде. Фестивальдә алар үзләренең сәләтләрен эстрада сәнгатендә – музыка һәм хореография юнәлешләрендә, шулай ук «Дан минуты» номинациясендә күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр буенча, Чүпрәле районы эшләүче яшьләр командасы гомумкоманда зачетында 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев