Иске Шәйморза авылының “Җир һәм кешеләр” музеенда дин әһелләре белән очрашу узды
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
20 октябрьдә Әхмәтгәрәй Әбдриев исемендәге “Җир һәм кешеләр” музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган “Иске Шәйморза авылы тарихында Исламның роле” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.
Чүпрәле районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, аның ярдәмчесе Фәргать хәзрәт Науметов, Иске Шәйморза авылының мөхтәрәм аксакаллары катнашында узган чарада диннең ничек бүгенге көнгә килеп җитүен сөйләшү узды.
Иске Шәйморза авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Халитов тарафыннан укылган коръән аятьләре һәм сүрәләре чарага нур өстәде.
Чыгыш ясаучылар: Наил хәзрәт Халитов, мәзин Илдар хәзрәт Самерханов, Иршат әфәнде Җаббаров элек заманнарда кануннар кырыс булуга карамастан, татар халкының, биредә яшәүче кешеләрнең Ислам диненә тугры калуларын.
Иске Шәйморза авыл җирлегендә җиде мәчет, мәдрәсәләр төзелүне, шуларда хезмәт куйган мулла-абыстайларны барлап, Ислам динен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт йөзеннән аларның рухына догалар укыдылар.
Данир хәзрәт үз чыгышында Ислам- халыкны берләштерүче, дөрес яшәргә өйрәтүче, якты киләчәккә өмет уятучы иң саф, иң изге дин булуын ассызыклады. “Бүгенге чараны Аллаһ тәгалә изге гамәлләрдән итеп кабул итсә иде”,-дип йомгаклады сүзен мөхтәсиб.
Чараны оештыручы “Җир һәм кешеләр” музееның әйдәп баручы методисты Фәридә Җаббарова килгән кунакларга Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган дини китаплар, тарихи материаллар, тәсбихлар күргәзмәсен дә тәкъдим итте.
Очрашуда авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев