Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Шәйморза авылы китапханәсендә Азизов Наиль Хабир улының китапларын тәкъдир итү кичәсе узды

“Авылым – туган җирем” китабында авылдашлары (Касмау авылы халкына) багышланса, “Онытылмас хатирәләр” китабында Касмау авылына багышланган шигырьләр урын алган.

Иске Шәйморза авылы китапханәсендә, авылдашыбыз, якташыбыз  Касмау  (п. Космовский) авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Ульян шәһәрендә гомер итүче, Азизов Наиль Хабир улының китапларын тәкъдир итү кичәсе узды. Наиль абый, шәхсән үзе, китапларын китапханәбезгә бүләк итте.

“Авылым – туган җирем” китабында авылдашлары (Касмау авылы халкына) багышланса,  “Онытылмас  хатирәләр” китабында Касмау авылына багышланган шигырьләр урын алган.

Наиль Хәбир улы Азизов 1940 елның 25 январенда Татарстан Республикасы элеккеге Буденный районы Космовский (Касмау) авылында дөньяга килә. Армия сафларына алынганчыга кадәр шушы авылда яши. 1957 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлап 1958 – 1961 елларда Советлар Армиясендә хезмәт итә. 1961-1964 елларда Сердобск машина төзү заводында, 1965 елда Иске Шәйморза авылында сельпо рәисе ярдәмчесе, 1966 елдан Ульян шәһәрендә гади машина йөртүчедән тотынып, автоколонна механигы, автотранспорт эшәре җитәкчесе, техник бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Лаеклы ялга чыккач та ГИБДД хезмәткәрләренә ярдәм итүен дәвам итә.

                                                       

“Югалган кошлар”

 

Ызба чите оясыннан

Очып киткән карлыгач,

Тузган авыл җырсыз калган

Телсез калган сандугач.

Безнең тыкрык буендагы

Таллыкта чишмә ага иде,

Яр кырендагы талда

Сандугач сайрый иде.

Тузган туган авылымда

Сандугачлар сайрады,

Авылым-җирем тузгачтан

Җырчы кошлар югалды.

Авылыбыз югалгач,

Килде туган җирне ташларга,

Безенең арттан моңсуланып

Югалдылар кошлар да.

Кошлар уйный асыл, зәңгәр күктә

Минем дә күңелем юала,

Авыл юкка чыкканга күрә, шул

Кошлар белән бергә югала.

 

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев