Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Чүпрәледәге «Әкият» балалар бакчасында экология темасына муниципаль семинар узды

Кунакларга табигый материалдан ясалган эшләнмәләрнең бай күргәзмәсе күрсәтелде.

2 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында «Уен һәм театральләштерелгән эшчәнлек аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын формалаштыру» дигән муниципаль семинар узды.

Чарада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашты. Семинарда экологик проектлар презентациясен тәкъдим иттеләр, «Яшел Татарстан» проектының «Табигать белгечләре»онлайн эво-квестына йомгак ясадылар.

Кунакларга табигый материалдан ясалган эшләнмәләрнең бай күргәзмәсе күрсәтелде. Чара белем бирү учреждениеләре һәм социум хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

"Милэшкәй" һәм "Кызыл калфак" театральләштерелгән эшчэнлек күрсәтелде.

Ләйсән Низамова, "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев