Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы –Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабында Чүпрәле данын Фаткуллиннар гаиләсе яклады

Бәйге үз эченә халыкның, туган якның тарихын, гаилә традицияләрен ныгытуны ала.

Бүген, 13 апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы-Тарихта без эзлебез" фестиваленең зона этабы узды. 
Фестивальдә Татарстан Республикасының Тәтеш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарыннан җиде команда катнашты.

Фестивальдә катнашучылар  милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсен, шулай ук «Таныш булыгыз, минем гаиләм, Туган ягым!» команданың визит карточкасы тәкъдим иттеләр, ул Шәҗәрә презентациясен  концерт номерлары белән театрльләштереп күрсәттеләр.
Катнашучыларны һәм кунакларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйге үз эченә халыкның, туган якның тарихын, гаилә традицияләрен ныгытуны ала.

Чүпрәле районыннан фестивальдә Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе катнашты. Гаилә башлыгы Рөстәм Фәтхуллин авыл җирлеге башлыгы булып эшли, ә тормыш иптәше Земфира мәктәптә укыта.

Фаткуллиннар гаиләсе ике ул тәрбияли. Татар халкының гореф-гадәтләрен  саклап, өлкән Фаткуллиннар белән дус, тату яшиләр. Нәтиҗәләр буенча Фаткуллиннар фестивальдә катнашучы Дипломына лаек булдылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев