Чүпрәледән Сиринә Хәсәнова «Татарстан энҗесе – 2022» конкурсында катнаша
Быел әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 10 конкурсант катнашачак.
Татарстанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе – 2022» IX Республика конкурсына старт бирелде. Конкурс җәмгыятьтә инвалид хатын-кызларны социаль, психологик яктан адаптацияләүгә, аларның талантларын ачыклауга, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс «Жемчужина Татарстана» Инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы,ТР Хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Быел әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 10 конкурсант катнашачак. Алар арасында Яңа Чүпрәле авылынннан райондашыбыз Сиринә Хәсәнова да бар. Аңа уңышлар телибез!
2018 елда әлеге конкурста Шлангадан Раиля Сатдинова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев