Чүпрәледә «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды
Баладагы сәләтне үстерүне максат итеп
Фестивальдә алты: Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарының гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Аларны районның мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов сәламләде, барысына да уңышлар теләде.
Чыгышлар төрле номинацияләр буенча бәяләнде: вокал, хореография, инструменталь ансамбль, нәфис сүз , мода театры, театр постановкасы һ.б..
-“Без бергә” фестивале - иҗат белән шөгыльләнүче укучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен җайга салу мәйданчыгы ул, шулай ук, Татарстан Республикасы педагоглары өчен тәҗрибә уртаклашу урыны да, - ди Илсур Халитов. - Фестивальнең максаты да халык иҗатын, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү, сәләтләрен ачыклау һәм ул сәләтләрне үстерүгә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев