Чүпрәле укучылары “Солдат альбомы” бәйгесендә җиңү яулады
Быел ул 1-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте.
21 март көнне, Казан шәһәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Быел ул 1-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте.
Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Бәйге җиңүчеләре арасында Иске Шәйморза һәм Зур Чынлы авылы китапханәсе укучылары да бар.
"Рәсем-открытка" номинациясендә Алия Салахова (Иске Шәйморза авылы китапханәсе), ә
“Солдатка хат”номинациясендә Инсаф Шәмсетдинов (Зур Чынлы авылы китапханәсе) укучылары җиңү яулады.
“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев