Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр Туган тел һәм бөек шагыйрь, язучы, публицист Габдулла Тукай көнен билгеләделәр

Быел бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуы бигеләп үтелә.

26 апрельдә бөтен дөньяда Туган тел көнен бәйрәм итә һәм бөек шагыйрь, язучы, публицист Габдулла Тукайны искә ала.

Бу көнне аның әсәрләрен республика шәһәр- авылларында, хәтта чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз, милләттәшләребез авызыннан яңгырый, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Быел бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуы бигеләп үтелә.

Ел саен традиция буенча Чүпрәле районында да әлеге көнгә багышланган тантаналы чаралар уза. Район мәдәният йортында бөек шагыйрьнең әсәрләреннән әзерләнгән театральләштерелгән чара күрсәтелде. Фойеда Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге  «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәсе тарафыннан “Һәр җәүһәрдә халкым бизәге” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдыручы милли орнаментлар белән чигелгән алъяпкычлар, сандыклар, хәситә, түбәтәйләр һәм башка бик күп милли кыйммәтләр тәкъдим ителде.

Гөлфия ханым Яфизова элек яшь кызларның алъяпкычлар киеп, сандык тулы бирнәләр белән килен булып төшү йолаларын искә төшерде. Киемнәрендә шулай ук борынгы хаситәләр булуын, бүгенгесе көндә аларны барлау эше шөгыльләнүләре турында  бәян итте.

Чарада катнашучыларны сәхнәдән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде:

–Тормышыбыз кечкенәдән үк туган телебез , бөек шагыйрь Габдулла Тукай белән бәйле рәвештә үрелеп бара. Әниләребез безгә бишек җырларын көйләп, бөек Тукаебызның шигырьләрен бала вакыттан ук өйрәтеп үстерделәр. Балалар бакчасында һәм мәктәптә исә без аның иҗаты турында тагын да күбрәк танышабыз. Без Тукайның “кети-кети”  уйныйк дигән Шүрәлесен, аны хәйләләгән Батырны, алтын тарагын югалткан Су Анасын еллар үткәч тә хәтерлибез. Аз гына гомер яшәп, искиткеч әсәрләр  калдырган Габдулла Тукайның исеме мәңгелек, алга таба да шулай булсын.  Габдулла Тукайны искә алганда без  туган телебездә, аның  турында сөйләшәбез, - диде ул.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә бөек шагыйребезнең әкияти геройлары: Шүрәле, Су Анасы, Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк  һәм башкалар җанланды. Балалар һәм бәйрәмне әзерләүчеләр туган телләрендә-татар телендә шигырьләр,  җырлар башкардылар, биюләр күрсәттеләр.

Бәйрәм ахырында матур гадәт буенча барысы да  торып басып  татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев