Чүпрәлеләр "Аулак өй"гә барды
Чара Буа шәһәрендә узган.
Бу хакта 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме Зифа Тәҗетдинова хәбәр итә.
"Хәзер нинди "Аулак өй"ләр булсын инде?!" - дисезме? Бар икән шул! Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Минәхмәт кызы Закирова үткән мирасыбызны яңадан кайтарган! Алай гына да тугел, ул аны бөтен республика дәрәҗәсенә күтәргән! Сәрия ханым проектны үзе уйлап тапкан: "Аулак өй-баттл" дип атаган ул аны. Проектны үзе җитәкли, бәйгене үзе оештыра, җитәкчеләр белән алдан сөйләшә, төрле районнарга чыгып, бәйге-бәйрәмне үзе үк тыныч-сабыр, һәм үтемле генә итеп, бик оста алып та бара! Искиткеч! Сәрия Минәхмәтовна тырышлыгы белән "Аулак өй-баттл" проекты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
15 нче мартта Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә булып үткән чираттагы республикакүләм "Аулак өй-баттл" бәйгесендә без дә - районыбызның бер төркем иҗади шәхесләре - биш район белән бергә кунак булып кайттык.
Команданың капитаны буларак, туган як мәнфәгатен кайгыртып эшләүче үтә дә җаваплы җирле җитәкчеләребездән, сәнгатька гашыйк тырыш халкыбыздан кайнар сәламнәр тапшырдым; әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны, сәнгатебезне халыкка җиткерүдә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауда мөһим өлеш кертүләре өчен, бәйгене оештыручыларга, җюриларга чиксез рәхмәтебезне җиткердем.
Биредә әдәбиятны белү дә, җыр-биюгә осталык та, тапкырлык та тикшерелде. Безнең "Чүпрәле бизәкләре" баскан эзеннән ут чыгарды, теле телгә йокмады, барлык биремнәрне дә төгәл үтәп, тамашачы мәхәббәтен яулары. Мәртәбәле җюри мине "Абсолют җиңүче" дип игълан итте. Алда әле финалда көч сынашасы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев