Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледәге “Кояшкай” балалар бакчасында татар телен үзләштерү буенча зур эш алып барыла

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.

Татарча да яхшы  бел,

Русчада яхшы бел.

Икесе дэ безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Ш.Маннур

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле,газиз!Чөнки тел – тормыш чыганагы,белем чишмәсе.Аңардан да көчле,татлы тел бармы икән дөньяда? Тел-ананың балага биргән иң зур бүләге.Туган телне белү һәркемгә дә кирәк.Туган телгә хөрмәт белән караганда гына кеше үз иленең, гаиләсенең  тарихын белә.Тел бетсә,ул телнең иясе булган  халык та,милләт тә югала.Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау ,үстерү- һәркемнең изге бурычы.

Кызганычка каршы,күп кенә гаиләләр җәмәгать урыннарында да, гаиләдә дә балалары белән урыс  телендә генә аралашалар.Ә  бит олы буын татар телен белә.Хәтта дәү әти  һәм дәү әниләр дә “вата-җимерә” урысчалатып сөйләшергә  тырыша.

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83 киң таралган . Ә 383тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Безнең 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында татар телен үзләштерү буенча бик эш алып барыла.Безнең төп бурычыбыз – үз халкыбызның мәдәниятен,гореф-гадәтләрен,халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә,үз ана телендә сөйләшергә өйрәтү максаты тора.Төркемдәге балалар белән татарча мультфильмнар карыйбыз, әкиятләр, шигырьләр укыйбыз. Татарча әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Район күләмендә  дә, республика күләмендә дә үткәрелгән конкурсларда актив катнашырга тырышабыз. “Татар малае, татар кызы”,”Минем әни пешекче”,”Җәлил укулары”,”Туган телем-татлы тел”,шигырь бәйгеләре, туган тел көне ел саен үткәрелеп килде.Тик сонгы елларда ,вәзгыятькә бәйле, бу бәйгеләр онлайн режимда гына үткәрелә.

Һәрбер кеше туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.

1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе :Сәлимҗанова Сиринә Җәмил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев